Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бюджетны бары урыслар мәнфәгатенә генә бүлү тәкъдим ителә


Чаллыдагы бер диварга язылган язу
Чаллыдагы бер диварга язылган язу

Шовинист урыс галиме Роман Юшков күпмилләтлелек Русиягә куркыныч тудыра дип ассимиляцияне тизләтергә чакыра. Татар һәм башкорт галимнәре бу сәясәтнең яшертен рәвештә баруын таный.

Русиядә урыс булмаган халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклауга бюджеттан акча бүлүне туктату тәкъдим ителә. География фәннәре кандидаты, ПГНИУ доценты Роман Юшков "Агентство политических новостей" сәхифәсендә чыккан мәкаләсендә Русиядә милләтләр һәм этник мәдәниятләр төрлелеге илнең иминлегенә куркыныч тудыра дигән фикер белдерә һәм урыс булмаган халыкларны ассимиляцияләүне тизләтергә чакыра. "Монолит гомоген система ныграк була, аны идарә итү ысуллары да гадиерәк һәм универсаль була" дип дәлилли Юшков үз фикерен.

Роман Юшков
Роман Юшков

"Безгә коточкыч зыян белән Псков өлкәсенә яки Краснояр краена каршы түгел, нәкъ менә Чечнягә каршы сугышырга туры килде. Социумның кайсы да булса төркеме белән мәдәни аралык ни кадәр зуррак булса, ул төркем белән проблемнар мөмкинлеге дә зуррак була. Һәм тулаем системның төрлелеге зуррак булган саен, ул көчсезрәк була, таркалу мөмкинлеге дә шул кадәр зуррак", ди Юшков.

Юшков "күпмилләтлелек турында ялган һәм искергән көйне сузуны" туктатырга һәм Русияне урыс халкының гына дәүләте дип танырга тәкъдим итә.

"Әлбәттә, сүз һәркемне көчләп урыслаштыру турында бармый бу беркемгә дә кирәкми, басым каршылык тудыра. Шул ук Новороссиянең һәм Малороссиянең азат ителгән җирләрендә де-украинлаштыруны ашыкмый, артыгын көчәнми генә, урыс теленә административ һәм финанс ярдәме күрсәтеп, аңа сакау телне кысрыклап чыгарырга булышып һәм ипләп кенә урыс аңын алга сөреп алып барырга кирәк. Ә украинлыкның, фин-угырлыкның, чуашлыкның һәм башка кечкенә мәдәниятләрнең төрле буйсынмас җанатарлары тыныч кына җыела килсеннәр, борынгы тамырлары турында үз китапчыкларын чыгарсыннар әмма бары үз акчаларына гына, чит ил акчаларына түгел акрынлап маргинальләшсеннәр һәм дәүләт күзәтүе астында юкка чыксыннар. Яңадан кабатлыйм, зур урыс елгасына инешләр кебек кушылып аны тыныч кына тулыландыручы һәм анда буталып юкка чыгучы халыклар үлмәсен, ә бары сепаратистлар гына бетсен", дип яза Юшков.

Азатлык Роман Юшковның илдәге башка милләтләрне бетерү турындагы әлеге тәкъдимнәренә карата татар һәм башкорт галимнәренең фикерләрен белеште.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Дамир Исхаков, этнолог, тарих фәннәре докторы: Русиягә бертөрлелек кирәк дигән караш яңа әйбер түгел. Чынлыкта нәкъ шундый ук караш 1917 елга кадәр дә булган, һәм ул планны тормышка ашырып караганнар. Милли мәктәпләрне булдырмаска, урыс телендә генә укырга... XVIII гасырда барысын да бер диндә итәргә тырышып караганнар. Шуңа күрә, бу бер дә яңа нәрсә түгел.

Әмма яшәп килгән халыкларны хакимиятләрнең яки кайбер даирәләрнең теләге белән генә бетереп булмый. Ул халыкларның үз теле, гореф-гадәте, мәдәнияте, тарихы бар. Һәм аларның алга таба үз үсеш перспективаларын чамалаулары, ягъни планнары бар дисәм дә дөрес булыр. Шуңа күрә, ниндидер бер вак-төяк фәннәр кандидатының теләге белән генә мондый планнар тормышка ашмый.

Күптөрлелекне бетерү програмы бар ул Русиядә, турыдан-туры әйтелмәсә дә. Без аны күреп торабыз бит. Бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә генә уздыру, россиян дигән бер генә милләт калдырырга тырышу, башка телләргә үсеш мөмкинлекләрен кыскарту... Андый мисаллар күп ул. Шуңа күрә, бу әфәнденең сүзләре буш урында гына тора дип әйтмәс идем. Ләкин, барыбер, халыклар каршылык күрсәтә бу сәясәткә. Һәм гадәттә ул начар нәтиҗәгә китерә.

Минемчә, Русия өчен бары күптөрлелекне саклау програмы гына уңышлы була ала. Аны бетерергә омтылу ул ассимиляция сәясәте булачак, ул сәясәтнең перспективасы бик юк, чөнки Русиядә урыслардан башка халыклар шактый күпсанлы. Киләчәктә Русиядә мөселманнарның саны һәм проценты артачак. Берләшкән милләтләр оешмасы фаразына караганда, 2050 елга Русиядә мөселманнарның проценты 36-37гә җитәргә мөмкин. Бу Урта Азиядән килеп урнашучыларның күп булуы һәм кайбер Кавказ халыкларында балаларның күп тууы нәтиҗәсендә шулай булырга мөмкин. Шуңа күрә, 2050 елга кадәр бу әфәнденең планы тормышка ашмаячак. Чөнки ул вакытны көтәргә бик күп калмады инде. Ә аннан соң инде халыкларны бер генә кысага салу барып чыкмас дип уйлыйм.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов Азатлыкка Русиядә хәзерге хакимият күпмилләтлелекнең зур байлык булуы турында әйтеп килсә дә, чынлыкта яшертен рәвештә шул ук Роман Юшков теләгән юнәлештә эшчәнлек алып бара дип белдерде:

Берничә ел элек кабул ителгән милли сәясәт стратегиясе бердәм русияле милләте булдыруны максат итеп куя. Бу инде менә шул башка милләтләрне беретү дигәнне аңлата.

Дөресен әйткәндә, гамәлдә, чыннан да, хәзер милли телләрне кысу бара. Милли телләрдәге радио һәм телевидение тапшыруларының күләмен кыскарта баралар. Шулай ук милли мәктәпләр ябыла, шуңа күрә туган телне укыту хәзер зур проблемга әйләнде. Күп кенә башкорт оешмалары җыелышып телнең бетә баруы турында шаулашалар, әмма бернинди уңай күренеш юк.

Юшков теләгән сәясәт алып барыла. Урысның "тихой сапой" (сиздермичә) дигән сүзе бар. Федераль үзәк аны без менә шундый сәясәт алып барабыз дип ачыктан-ачык игълан итми бит инде. Милли сәясәтнең нигезендә менә шул ята. Чынлыкта Бердәм русияле милләте ясау эше бара, башка милләтләрнең телен һәм мәдәниятен бетерү өчен эшлиләр. Алар әйткән булалар инде, башка милләтләрнең дә телен, мәдәниятен үстерергә кирәк дип, тик ул буш сүзләр генә.

Әмма мөселман халыкларны бетерү тиз генә тормышка аша торган нәрсә түгел. Динне бетерү өчен алар патша Русиясендәге кебек көчләп христиан динен тагарга тиеш булалар, христианлаштыру сәясәте үткәрергә тиеш булалар. Хәзерге заманда аны нинди юллар белән гамәлгә ашырырга җыеналар икән?

Икенче яктан, хәзер Көнбатыш белән аралар бозылса да, шул Көнбатыш мәдәнияте аша яшьләргә бик көчле йогынты ясала. Милли, борынгы көйләрне яшьләр тыңламыйлар, яратмыйлар, аларга икенче төрле караш сеңдерелә.

Балалар бакчаларында тәрбия урысча гына бара. Милли бакчалар исем өчен генә бар, әмма анда да русча тәрбия алып барыла. Балалар бакчасыннан мәктәпкә китәләр, ә анда төрле милләт балалары булгач, укыту русча алып барыла, урыс мәдәниятенең йогынтысы көчле.

Шулай итеп акрынлап милләтнең юкка чыгуы мөмкин, бу очракта дин дә тотып тора алмаячак. Дин өлкәсендә дә ниндидер эш башлаячаклар. Инде хәзер үк мөселман динен дискредитацияләү бара. Яшьләр аз гына дингә тартылдымы, шунда ук аларны экстремистлыкта гаеплиләр, ислам хәлифәте төзергә теләүдә гаепләп тиз генә кулга да алалар. Безнең ничә егетне инде шундый ялган гаеп ягып, наркотиклар салып төрмәгә утыртып куйдылар, бернинди гаебе булмаган, ләкин дингә нык бирелгән егетләрне.

Безнең Башкортстанда күпмилләтлелекне шулай ук башкорт мәдәниятен һәм телен кысрыклау өчен кулланалар, бездә күп милләтләр яши, 120ләп милләт яши, барысын да кайгыртырга кирәк дигән булып. Милли үзаңны бетерү, җимерү өчен моны бик оста файдаланалар. Оптимизация дигән булып, бер сатирик язып чыкканча, яптымизация сәясәте алып баралар. Мәктәпләрне ябалар, медицина учреждениеләрен кыскарталар, ябалар.

Башкорт халкының 60лап проценты авылларда яши. Бәләкәй авыллардагы мәктәпләрне ябалар, балалар зур авылларга барып укырга мәҗбүр булалар. Шулай итеп, бу яптымизацияләре дә милли үзаңны җимерүгә юнәлтелгән.

Безнең БСТ каналында көненә өч тапкыр урысча кино күрсәтәләр. БСТдан башка да йөзләгән канал бар, махсус каналлар бар. Аларның барысында да урысча кино күрсәтәләр, теләгән кеше карый ала. Шуңа да карамастан, ничек тә булса ул киноларны БСТга китереп тыгарга кирәк! Элек мондый хәл юк иде. БСТда урысча кинолар бармый иде. Башкорт теле БСТ тапшыруларының өчтән бер өлешен дә алып тормый.

Безнең җитәкчеләр дә Мәскәү авызына гына карап тора, башлыгыбызның Башкортстан республикасын яклап бер сүз әйткәнен ишеткәнем булмады. Милли оешмаларга сәясәт белән шөгыльләнергә ярамый. Матбугатта безнең бөек шәхесләребезгә, Зәки Вәлидигә, Салаватка яла ягу бара. Бу да республиканы җимерү максатына хезмәт итә. Әгәр дә безнең шәхесләрне бетерәләр икән, тарихыннан яздырылган милләт тә бетәргә тиеш була. Республика оешкан көнне дә искә алырга теләмиләр.

Үзенең милләтен, телен яклап чыгыш ясаучыларга шунда ук экстремист ярлыгы, ислам динендә булса террорчы ярлыгы тагалар. Русия урыслар өчен дип кычкырган кешегә берни дә булмый. Әнә Жириновский орденнар алып, данга күмелеп ята. Ә мин Башкортстан турында урамга чыгып шундый сүз кычкырсам мине шунда ук тотып алып берничә елга утыртып куяр иделәр.

Русиядә сәясәт ике төрле стандарт белән алып барыла. Халыкларның үзбилгеләнү хокукына да караш ике төрле. Башка берәр дәүләттәге халыкларның үзбилгеләнү хокукын Русия якларга тиеш, ә бездәге халыкларның үзбилгеләнү хокукы тупас рәвештә инкяр ителә. Янәсе, бездә һәммә нәрсә ал да гөл, милли мәсьәләләр хәл ителгән... Нигәдер Украинадагы урысларның үзбилгеләнү хокукы бар, Грузиядән аерылып чыгарга теләүче осетиннар белән абхазларның үзбилгеләнү хокукын Русия халыкара хокукка таянып яклап чыкты. Ә нигәдер безнең андый хокукыбыз юк?!

Баймак районы Сабантуена бардым. Шунда башкортча Һабантуй дип язып куя алмаганнар, ә анда яшәүчеләрнең 90 проценты башкортлар. Бөтенесе урысча чыгыш ясый, Уфадан килгән бер-ике урыс йөридер инде шунда. Күрәсең, район хакимияте башлыгы милли сәясәтне яхшы аңлый торган, дер калтырап утыра торган кешедер инде анда.

XS
SM
MD
LG