Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие журналистлар белән ифтар уздырды


Татарстан мөфтие ифтарга журналистларны чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

Татарстан мөфтие ифтарга журналистларны чакырды

30 июньдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республика журналистлары белән ифтарда очрашты. Үзара фикерләшү форматында үткән чарада Дагыстан башлыгы һәм Татарстан президенты вәкилләре дә катнашты.

Ифтар гадәттәгечә Коръән укып башланды, вакыт кергәч бергәләп авыз ачылды. Ахшам намазы да ифтар оештырылган ресторанда гына укылды. Аннан мөфтинең кыска гына вәгазе дә яңгырады.

Чараны мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин алып барды һәм сүзне иң элек тау якларыннан килгән кунак, Дагыстан башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәт Мөхәммәтовка бирде.

"Журналистлар язган мәкаләләрдән күп нәрсә тора. Халык боларны укый. Кемдер боларга ышана. Күпчелеге ышана инде. Без язганнар һәм сөйләгәннәр хакыйкәткә нигезләнсен иде", дип белдерде. Аның бу сүзләре кайбер журналистларның йөзләрендә елмаюга сәбәп булды.

Татмедиа башлыгы Айрат Зариповка да сүз бирелсә дә, ул чыгыш ясарга әзерлексез килүен әйтеп баш тартты.

Авыз ачу барышында башкалар да чыгыш ясады, Татарстан Диния нәзарәте белән соңгы елларда ныгыган элемтәләрнең киләсе елларда шушылай дәвам иттерелүенә өмет багланды.

Җылы мохиттә узган ифтар ашы бергәләп дога кылу белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG