Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Донецки Халык республикасында" сайлаулар 18 октябрьгә билгеләнде


Александр Захарченко
Александр Захарченко

Шул ук көнне тавыш бирү "Лугански халык республикасында" да оештырылырга мөмкин.

Бәйсезлеге дөньяда танылмаган үзбилгеләнгән "Донецки Халык республикасы" (ДХР) җитәкчесе Александр Захарченко җирле сайлауларның 18 октябрь үтәчәген хәбәр итте. Артыннан Лугански халык республикасы (ЛХР) җитәкчелеге үзләрендә дә сайлауларның шул ук көнне узу ихтималы турында белдерде.

18 октябрь шәһәр һәм район башлыклары сайланачак. Район, шәһәр һәм авыл шуралары депутатларын сайлау шул ук көнне буламы-юкмы – ДХР кануннары, финанс мөмкинлекләр һәм халык теләгеннән торачак, диде Захарченко. Аның Донецки хәбәр агентлыгына ясаган белдерүендә район, шәһәр һәм авыл чикләре, шулай ук сайлау урыннары, үзидарә исемнәре һәм сайланучы кешеләрнең статуслары сугышка кадәр булганча калачак диелгән. ДХР җитәкчелеге сайлауның "Минскида кабул ителгән тынычлык килешүен гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәгенә" ышана.

Александр Захарченко "Донецки Халык республикасы" җитәкчесе вазифасына 2014 елның ноябрендә кереште. Октябрь ахырында Украинадан чыгуларын белдергән ике "республика" Мәскәү вакытына күчте, август аенда анда үлем җәзасы кертелде.

Малайзиянең Европадан кайтып баручы очкычы Донецкидан 80 чакрымлап көнчыгышта Русия чиге янына килеп төшеп 300ләп кеше һәлак булганнан соң АКШ "Донецки Халык республикасын" террор оешмасы итеп игълан итәргә чакырды. Очкычны "Бук" ракета комплексы белән бәреп төшерү тикшерелде.

XS
SM
MD
LG