Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Украина Конституциясендә кырымтатар автономиясен таләп итә


Рефат Чубаров 2015 елның маенда
Рефат Чубаров 2015 елның маенда

Мәҗлес рәисе һәм Югары Рада депутаты Рефат Чубаров Украина президенты Петр Порошенкодан Украина Конституциясендә Кырым статусын ачыклауны таләп итә.

Украина президенты Петр Порошенко 1 июльдә Конституциягә үзгәрешләр тәкъдим итте. Аның бу тәкъдимнәре Югары Радага тапшырылды. Шулар арасында "кырымтатар хокукларын торгызу Кырымда "милли-мәдәни автономия" төзелү аша мөмкин булачак" диелгәне дә бар.

"Без кырымтатарлар алдында бурычлыбыз", диде Украина президенты Конституциягә үзгәрешләр тәкъдим итеп.

"Президент бу сүзләре белән 23 ел буена кырымтатарларга үз җирләрендә тиешле хокуклар бирелмәгәнен таныды", диде Мәҗлес рәисе һәм Югары рада депутаты Рефат Чубаров үзенең Facebook сәхифәсендә.

Русия аннексиясеннән соң башланган басым һәм эзәрлекләү көчәйгәч, кырымтатарлар Украинаның алар өчен берни эшләмәгәнен, әмма үзләре теләгәнчә яшәргә комачауламаганын искә төшерде. Бу юлы Конституциягә үзгәрешләр әзерләнгәндә Югары Рададагы кырымтатар депутатлары кискен позициягә басты.

"Президентның "кырымтатарларга милли-мәдәни автономия бирергә кирәк" дигән сүзе белән килешә алмыйм. Кырымның Украина эчендәге автоном республика статусы турындагы позициясен президент тагын бер ачыклар дип көтәм. Халыкара хокуклардан чыгып фикер йөрткәндә, "Кырым автоном республикасы – Украинадагы кырымтатар халкының үзбилгеләнү хокукы булган милли-территориаль берәмлек, республика эшләре Украина конституциясе нигезендә хәл ителергә тиеш" дигән статус булырга тиеш, ди Чубаров.

Бу хакта төгәл әйтелмәсә, Чубаров Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирә алмаячагын һәм Югары рададагы башка депутатларны да каршы булырга чакырачагын белдерде.

Узган атнада Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Азатлык сорауларына җавап биреп: "Русия хакимиятләре кырымтатарларны күндерү өчен төрле алымнар куллана. Башта алар сатып алырга, аннары куркытырга тырышты, хәзер исә кырымтатар халкын бүлгәләү тырышлыгы күрелә. Ләкин бу ният барып чыкмаячак" диде. Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Татарстанның кырымтатарларны Русия чынбарлыгына якынайту тырышлыгына бәя бирде.

XS
SM
MD
LG