Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Кырымтатарлар Кырымнан сөрген ителгәннән соң мәчетләр авыл хуҗалыгы файдасына кулланылган. Хәзер җимерек хәлдәге бу мәчетләрне кырымтатарлар үз хисапларына торгыза. Җирле шуралар мәчетләрне Русия кануннарына күрә теркәү эшләрен белеп бетерми.

ХVI гасырда төзелгән җимерелеп барган Карасувбазар районы Кокташ авылындагы мәчетне яңадан торгызу эшләре дәвам итә. Бу зур булмаган иске мәчетнең түбәсе дә, диварлары да җимерелгән, еллар буе аны караучы да саклаучы да булмаган.

Сейран Керимов

Сейран Керимов

2014 елда 11 октябрьдә бу мәчетне торгызу эшләренә үз теләге белән 37 яшендә булган Кокташ авылында яшеүче Сейран Керимов тотына. Ул үзе авыру, ярлы булса да 8 ай дәвамында шактый эш башкара алган. “Эшне башлаганда мәчетнең диварларыннан тик дүрт почмагы һәм михрабы сакланган иде. Без диварларның сакланган урыннарына яңадан ташлар салып төзи башладык. Бүгенгә хәтле без 1 миллион 800 мең сум сарыф иттек, мәчетнең түбәсен капладык, рәссам хәзер михрабның читләрен бизәкли, манараны әле күтәрергә кирәк, ләкин моңа акча юк”, - диде Сейран Керимов.

Бу мәчетнең соңгы реставрациясе 1895 елда булуын мәчетнең ишеге өстендәге гарәп хәрефләре белән язылган язулар белдерә. Бүген барган реставрация эшләре өчен акчаны Фейсбук аша Сейран Керимов җыеп бара. Аның әйтүенчә, авылда яшәүче 54 (250 кеше) кырымтатар гаиләсенең һәрберсе ай саен мәчет өчен 100-300-1000 сум акча бирә. Читтән ярдәмчеләр дә юк түгел. Татарстаннан Сәйдәш исемле кеше 100 мең сумнан артык акча күчергән, Дагыстаннан тагын бер иганәче акча күчергәне мәгълүм, Кырым мөфтияте да мәчетне торгызу өчен ярдәм итүчеләрне эзләп таба икән.

Мәчет

Мәчет

Беренче итеп мәчеткә ярдәм кулын сузучылар арасында Судактан Иззет әфәнде булган. Ул 82 мең сум һәм 4 мең доллар, бер яшь кырымтатары түбәне ябу өчен 170 мең сум биргән. Акча биргән кешеләр исемнәребезне сөйләмәсәгез дә була дип акчаларны калдырып китәләр, хисапка күчерәләр икән. Акчаны тупларга Фейсбукта урнаштырылган игълан һәм мәчет фотолары да ярдәм иткән. Төрле яклардан мөселманнар моңа игътибар иткәннәрен сөйли Сейран Керимов. “Мин үзем ярлы кеше, сул ягым яхшы эшләми. Егылган соң катлаулы операция уздырдым, Аллаһы тәгалә мине исән калдырды. Менә шуның өчен калдырды - мин бу мәчетне торгызам, димәк, бу минем миссиям. Мин тормышка бөтенләй икенче төрле карый башладым.

Хәзер бөтен эшләр бетеп бара, мәчетнең эчке мәйданы 70 кв. метр, 4 метр югарылыкта төзелгән манараны тагын 7 метрга күтәрү өчен акчабыз юк. Акча булса иде, без аны ураза бәйрәменә хәтле күтәрер идек. Ни өчен түбәсен керамзит чирәп белән түгел, ә тимер чирәп белән капладыгыз дигәннәр дә булды", ди кечкенә пенсиягә әнисе белән бергә яшәүче Сейран әфәнде.

XVI гасырдан калган Кокташ мәчете

XVI гасырдан калган Кокташ мәчете

Җирле авыл шурасы мәчет урынын канунлаштырырга әзер, тик бөтен тиешле документларны үзегез әзерләгез дигәннәр. Кырымда яңа Русия кануннары моңа ничек карый - авыл шурасында белмиләр икән.

Кокташ авылы янында урнашкан Күперлеавылда эшкуар Рәсим Керимов мондагы тагын да иске авыл мәчетне төзекләндерү эшләрен алып бара икән. Бу мәчетләр эшләр тәмамлангач мөфтият карамагына күчереләчәк.

Кырым авылларында сакланган иске мәчетләр күп булмаса да, әле дә бар. Мәсәлән, Иске Кырым шәһәрендә сакланган зур тарихка ия, архитектура һәйкәле итеп саналган Үзбәк Хан мәчетенең 700 еллыгы узган ел бәйрәм ителгән иде, бу чараларда Кырым вице-премьерлары да катнашкан иде, ләкин бу мәчет тә җимерек хәлдә. Аны төзекләндерү каралмаган. 700 еллыгы алдыннан вәгъдәләр, зур сүзләр Кырым хакимиятләре тарафыннан булган иде. Ә менә әрмәннәрнең шул ук Иске Кырымда булган Сурб Хач чиркәвен узган елда Кырым бюджетыннан һәм Әрмәнстан ярдәмендә реставрацияләделәр, зур тантана да үткәрелгән иде.

Кырымтатарлар исә мәчетләрне күбрәк үзләре төзекләндерә. Кокташ, Күперлеавыл мәчетләренең тәкъдире моның ачык мисалы булып тора. Кокташ авылы мәчетендә мөселманнар 10 июльдә беренче ифтарны үткәрергә җыеналар.

XS
SM
MD
LG