Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөселманнар күләгәдә генә ятарга тиеш түгел”


Татар мөселман яшьләре кирмәндә Рамазан ае турында сөйләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

2 июльдә Казан кирмәнендәге Кол Шәриф мәчете каршында татар мөселман яшьләре казаннарга һәм килгән кунакларга Рамазан ае турында сөйләде. Волонтерлар татар-мөселманнарны изге айда фарыз гамәлләрне үтәүдән тыш, кыерсытылган мөселманнарга ярдәм итәргә дә чакырды.

Казан кирмәнендә “Рамазан изге гамәлләр ае” чарасын Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырды. Монда да масштаблы дини чаралардагы кебек волонтерлар үзләреннән зур өлеш кертте. Аларның кайберләре дин кардәшләрен олуг бәйрәм белән котлап, шәһәр халкына, кунакларына Рамазан ае турында мәгълүмат тупланган буклетлар, түш тамгалары таратудан тыш, кыерсытылган мөселманнарга да ярдәм итәргә чакырды.

“Чара барышында Рамазан ае турында белмәгән кешеләргә кирәкле, кызыклы мәгълүмат җиткердек.

Минем өчен Рамазан – гөнаһлардан котылу ае. Шулай ук мөселман кардәшләргә ярдәм итәргә ашкыну. Мисал өчен, соңгы елларда кайбер кардәшләребезне диннәре ислам булу сәбәпле кыерсаталар. Мөселманнар күләгәдә генә ятарга тиеш түгел, кардәшләренә дә кулдан килгәнчә ярдәм итсеннәр иде”, ди волонтер, диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге активисты Илназ Сафиуллин.

Шулай ук бу чарада Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданчыкта ватман бите белән мольберт та урнаштырылды. Аңа һәр кеше үзенең изге теләкләрен язды.

Мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, “Рамазан изге гамәлләр ае” акциясе белән кызыксынучылар саны шактый җыелган. Бу көнне Казан кирмәнендә Самар, Оренбур, Когалым, Троицки шәһәре вәкилләре дә очраган. Шулай ук Ингушетия республикасыннан да кунаклар килеп киткән.

XS
SM
MD
LG