Accessibility links

Кашапов мәхкәмәсе 16 июльдә дәвам итәчәк


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

3 июльдә Чаллыда шәһәр мәхкәмәсе активист Рәфис Кашапов эшен карады. Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, шаһитләр килмәү сәбәпле мәхкәмәнең дәвамы 16 июльдә булачак дип игълан ителде.

Рәфис Кашапов нәфрәт һәм дошманлык тудыруда, җәмәгатьчелекне сепаратистлыкка чакыруда гаепләнә.

Рәфис Кашапов узган елның декабрь ахырында кулга алыган иде. Күптән түгел ул мәхкәмә карары белән 26 августка кадәр сак астында калдырды. Җинаять эше ВКонтакте сәхифәндә бастырылган 4 хәбәргә нигезләнеп ачылган. Алар “Кырым һәм Украина басып алучылардан ирекле булачак!”, “Кичә – Һитлер һәм Данциг, бүген – Путин һәм Донецки!”, “Украина һәм бөтен төрки дөньяны яклыйк!” дигән текстлар, шулай ук “Русия булган җирдә үлем һәм күз яшьләре” дип исемләнгән рәсемнәр тупланмасыннан гыйбарәт.

Тикшерүчеләр соравы белән әзерләнгән белгечләр бәяләмәсендә, Кашапов текстларында русларга, Русия хакимиятләренә, Русия президенты Владимир Путинга нәфрәт тудырылуы язылган. Шулай ук Кырымны Русия басып алучыларыннан азат итүгә каршы чакырулар урын алган, дип бара тикшерүчеләр.

“Сова” мәгълүмат-аналитик үзәге белгечләре исә аның язуларында җинаять тудырырга нигез тапмаган.

Кашапов моңарчы да милләтара нәфрәт тудыру һәм башка сылтаулар белән бик күп тапкыр җавапка тартылган иде.

XS
SM
MD
LG