Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда шамаилләр күргәзмәсе ачылды


Чаллыда шамаилләр күргәзмәсе ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:04 0:00

Чаллы картиналар галереясендә Рамазан аена багышлап Чулпан Шәрифуллинаның шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Белгечләр монда куелган әсәрләрне югары бәяли.

Күргәзмә авторы Чулпан Шәрифуллина Чаллыда туып үсә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен һәм Чаллы педагогия институтының нәфис графика бүлеген тәмамлый. Чулпан ханым шушы сәнгать юнәлешендәге бик күп бәйгеләрдә катнаша, җиңүләргә дә ирешә. Быелгы бәйгедә икенче урынны ала. Аның эшләре моңа кадәр Казан, Сарански, Русия күләмендәге күргәзмәләрдә катнашкан иде. Ә менә Чаллы картина галереясендә беренче тапкыр күрсәтелә.

Без Чулпан Шәрифуллина белән кайбер шамаилләр янында тукталабыз. Ул аларга беркадәр аңлатмалар бирә: “Менә бу шамаил Тукай шигыренә багышланган. Анда мондый юллар язылган:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр.
Ул авылны һич онытмыйм, һәр ягы урман иде.
Урманында кура җиләк тә җир җиләк.
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Быелгы эссе көннәрдә, җиләк чорында әлеге шигъри юллар күңелемә бик якын тоела. Инде күптән Тукай шигырьләрен шушындый сәнгать аша күрсәтәсем килгән иде. Ә менә алдагы шамаилдә чәчәкләр. Мондагы чәчәкләрнең таҗларына Аллаһның 99 исеме язылган. Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән шамаил дә гади генә түгел”, дип, үз иҗаты белән таныштырды рәссам.

Инде картиналар галереясы фәнни хезмәткәре Әлфия Гарипова фикерләрен беләбез: “Менә изге Рамазан аенда бездә бик күркәм күргәзмә ачылды. Аның дәрәҗәсен “бишле”гә билгеләр идем. Чөнки Чулпан Шәрифуллина күргәзмәсе безне гаҗәеп шамаиллар дөньясы, нәкыш эшләре, гамәли кулланма әсәрләре белән таныштыра. Монда 30дан артык эш куелды. Шуларның берсе Тукай-Кырлайга багышланган. Чулпан монда Татарстан табигатенә, татар авылына гашыйк икәнен күрсәтә. Башкаларны да туган якның матурлыгын күрә белергә өнди. Чулпанның триптихлары аеруча игътибарга лаек”, диде Әлфия ханым.

Чулпан Шәрифуллина әсәрләренең шактый өлеше шәхси коллецкияләрдә саклана. Мәчетләрдәге бизәү, язу эшләре турында да аңа мөрәҗәгать итәләр. Ул 2013 елда Русия рәссамнар берлегенә кабул ителгән.

XS
SM
MD
LG