Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Әхәт Уразмәтов вафат


Әхәт Уразмәтов
Әхәт Уразмәтов

Башкортстандагы иң күренекле татар сәнгатькәрләренең берсе, тамашачыларга нигездә “Кәтүк” сәхнә кушаматы белән мәгълүм булган Әхәт Уразмәтов 84 яшендә вафат булды.

Башкортстанның Чишмә районында туып үскән татар егете кечкенәдән үк сәнгатькә тартыла. Әхәт мәктәптә укыган елларында ук бик оста бии һәм Сарытау гармуннарында өздереп уйный торган була. Якташлары киңәше белән сәләтле үсмер Уфадагы театр училищесына укырга керә һәм 1950 елдан бирле Башкорт дәүләт филармониясендә эшли.

Әхәт Уразмәтовны Башкортстандагы юмор һәм сатира сәнгатенә нигез салучыларның берсе дисәң дә була. Озын буйлы артист Гафур Латыйпов белән бергә кыска буйлы Әхәт Уразмәтов ике кызыклы образ уйлап таба – Баганай һәм Кәтүк образлары. Менә шушы рольләрдә алар озак еллар буе бөтен илне диярлек урап чыга.

Тормыштагы гыйбрәтле һәм кире күренешләр хакында кызыклы сәхнә күренешләре белән тамашачылар күңелендә сөю яулый алар. Әхәт Уразмәтовның таланты югары бәяләнде. Аңа Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты исеме һәм Уфаның шәрәфле кешесе дигән мактаулы исеме бирелде.

Әхәт Уразмәтовны соңгы юлга озату 3 июль көнне үзе гомере буе эшләгән Башкорт дәүләт филармониясендә үтте. Анда республиканың мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм иҗатташ дуслары килде. Чыгыш ясаучылар атаклы артист хакында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты. Әмма иң аптыратканы – Чишмә районы җитәкчеләренең күренекле якташларына битараф калуы иде. Бөек комик белән хушлашырга алар нибары район мәдәният йорты мөдирен генә җибәргәннәр. Моңа бар халыкның исе китте. Мәрхүм туган авылына Калмашта җирләнә.

XS
SM
MD
LG