Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләрне тәнкыйтьләгән блогер Әскәр Гәрәев эштән куылуын белдерә


Әскәр Гәрәев
Әскәр Гәрәев

Интернетта кискен чыгышлары белән танылган популяр блогер, “4 татар” КВН такымының беренче уйнаучыларның берсе, соңгы вакытта республиканың Бадминтон федерациясендә башкарма мөдир булган Әскәр Гәрәев эшеннән китәргә мәҗбүр булуы турында белдерде.

Моны ул рус телендәге “меня ушли”, ягъни үз теләге белән түгел, басым ясап, китәргә мәҗбүр ителүне аңлаткан сүз белән белдерде.

2 июль көнне Әскәр Гәрәевның Facebook битендә шундый язу чыкты: “... Минем Татарстанның Бадминтон федерациясендәге эшем тәмамлана.

Хакимиятләргә азмы-күпме бәйле булган оешмада эшләгәндә, кеше үз карашларын, фикерләрен башкалар белән бүлешмәскә тиеш, мин булдыра алмадым, мин системга яраклаша ала торган кеше түгел ахры, ә системны үзгәртү омтылышлары шәхсән каныгу дип кубул ителә... Кыскасы, миңа катгый шарт куелды: я син яраткан шәһәреңдәге, республикадагы, илдәге вакыйгаларга карата үзеңнең карашыңны блогларда белдерүне туктатасың, яки китү турында гариза язасың!.”

Гәрәев үз карашларына тугры калу юлын сайлавын һәм эшеннән китү карарын белдерә.

Аның Фейсбуктагы дуслары, Гәрәевкә теләктәшлек һәм соклану белдерә, кайберләре “каты чыгышлар кемгәдер ошамас, күптән мондыйрак хәлне көттек”, "АКШка кит, үзебезнең Сноуден булсын!" дип киңәш бирә.

Әскәр Гәрәевнең Facebook битендәге белдерүе
Әскәр Гәрәевнең Facebook битендәге белдерүе

Азатлык әлегә Гәрәевнең үзеннән аңлатмалар ала алмады. Гәрәевнең кесә телефоны сүндерелгән иде, Фейсбук аша да ул әлегә җавап бирмәде.

"Ә нигә безгә Президент дебатларын оештырмаска?"

Блогерның Facebookтагы язуларына күз салсак, аның күп кенә сәяси һәм социаль мәсьәләләргә карата фикере, гомүмән дөньяга карашлары ачык чагылуын күрәбез.

Әйтик, Гәрәев халыктан сорап тормыйча Казанда Эсперанто урамының исемен үзгәртүгә каршы хәрәкәтне хуплап, “җәмәгатьчелек уяна башлады!” дип сөенә.

Хокук яклаучы, Казан федераль университетының элекке укытучысы Искәндәр Ясәвиевкә ул соклану һәм теләктәшлек белдерә. "Бу белемле, акыллы, югары интеллектлы ватандаш, еллар буе безгә яшәешебездәге проблемнарны күтәреп килә", дип яза.

Татарстанда Рөстәм Миңнихановны президент вазифаларына намзәт итеп күрсәткән праймериз белән бер ук вакытта ул, "Татарстанда чын сәяси дебатлар, фикер алышулар мөмкин микән кайчан да булса?", дигән сорау куя: "Ник әле Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән дебат оештырмаска? Һөҗүмчән, көтелмәгән сораулар биреп, аның җавапларын ишетү кызык булыр иде. Һәм аның белән фикер алышуда, билгеләп куелган, “үз кеше” түгел – ә чын көндәш булырлык кеше булсын иде!”

"Халык акчасы кая китте?" кебек сорау куючы

Әмма Гәрәев битендә иң катгый тәнкыйть яңгыры Казан шәһәр хакимиятләренә һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшинга агыла.

Мәсәлән, ул башкалада булган каты яңгырдан соң су басуда, шәһәр урамнарыннан елгалар агуда, башкала җитәкчесен гаепләде. Ул су китү юллары өчен бирелгән исәпсез-хисапсыз акчаларның кайда юкка чыгу соравын берничә тапкыр күтәреп чыкты. Шулай ук ул үз язуларында шәһәр мэрын алмаштырырга чакыра, шәһәр башлыгын сайлавын кайтару кирәклегенә басым ясый.

Гәрәев су басуда шәһәр хакимиятләрен гаепли
Гәрәев су басуда шәһәр хакимиятләрен гаепли

Гәрәев танылган блогер Алексей Навальный сәхифәсеннән дә язмалар күчереп бастыра, коррупциягә бәйле мәкаләләргә дә хакимиятләрне тәнкыйтьләгән үз аңлатмаларын өсти.

Мәсәлән, Татарстан нефтеннән кергән табыш һәм аны чыгару ширкәтләренең кем кулында булуын фаш иткән мәкаләгә Гәрәев: “Без булдырабыз” дигән шигар хакында уйланганым бар. Кем ул “без” һәм нәрсә “булдырдылар”? дигән коментар бирә.

Гәрәев чыгышын "киләчәк эш урыны турында хәбәр итәрмен" дип тәмамлый. Казаннан яки илдән китәргә җыенуы яки оппозиция хәрәкәтләренә кушулу ниятләре турында да ул әлегә әйтмәде.

XS
SM
MD
LG