Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

Ифтарларда катнашу журналист этикасын бозмыймы?


Казанда үткән ифтарларга вакыт-вакыт татар журналистларын да чакыралар. Атна башында Татарстан мөфтие матбугат әһелләрен җыйса, 2 июльдә “Ярдәм” мәчете татар журналистларын ифтарга дәште. Бу чарада катнашкан журналистлардан ифтарларның һөнәри этикага тәэсире белән кызыксындык.

Башкаланың “Ярдәм” мәчетенең журналистлар белән элемтәдә торуын татар мәгълүмат чараларында чыккан хәбәр-язмалардан күрергә була. Күрмәүчеләрнең тернәкләнү үзәге эшчәнлеген Татарстан киңкүләм мәгълүмат чаралары даими яктыртылып килә. 2 июльдә татар журналистлары белән ифтар буласы да алдан хәбәр ителде һәм анда дистәләгән каләм иясе килде. Араларында яңа һәм өлкән буын татар язучы-шагыйрьләре дә бар иде.

“Ярдәм” саф татарча ифтар оештырды

Мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитов ифтардагы халыкны, журналистларны сәламләгәннән соң милли шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев белән Фәйрүзә Мөслимова мәҗлескә килгән меңгә якын кешегә кыска шигырьләрен укыды. “Искәндәр сүзе” газеты хуҗасы, журналист Искәндәр Сираҗи татар зыялыларының дингә килеп, ураза тотып шушындый зур ифтарларда катнашуларына сөенүен белдерде.

Без исә Рамазанда авыз ачу мәҗлесләрендә катнашкан журналистлардан ифтарларның журналист этикасына тәэсире, Казан мәчетләрендәге дини чараларның татарча үтү-үтмәве белән кызыксындык. Чөнки бу мәҗлесләрдә катнашкан журналистлар теге яки бу мәчетнең, мәхәлләнең проблемнарын яза алмаска мөмкин. Бер төркем каләм ияләре муллалар үзләренә сүз тидермәс өчен махсус ифтарларга чакыралар дип тә әйтәләр. Без моны мәгълүмат чаралары вәкилләренең үзләреннән белергә булдык.

“Журналист этикасы ифтар мәҗлесләренә кагылмый”

“Мәчетләр, мөфтиләр арасындагы ярышны уңай хәл дип уйлыйм. Яхшы эштә ярышырга әйтелгән бит. Бу көлке хәл түгел. Миңа калса, хәерле, хәләл гамәлләр. Ифтарда журналистның сый-нигъмәт өстендә булуы – кемнең дә булса (мулланың, мөфтинең) аңа ярарга тырышуы түгел.

Дөрестән дә, Мәскәү журналистларының “без ашамыйбыз” дигән шигар белән эшләүләрен беләбез. Ягъни нидер тәкъдим иткәндә, матбугат очрашуларында алар ашамыйлар.

Миңа калса, журналист этикасы соравы ул чараларга туры килсә дә, ифтар мәҗлесләре белән аны бәйләп булмый дип уйлыйм. Мондый мәҗлесләрдәге ашау-эчү, мәкерле ашау димәс идем, гәрчә кайбер журналистлар теге яки чарага “ашап кайтырга булса да ярар әле” дип барып кайталар.

Мәчетләргә йөрүчеләргә килгәндә, анда татар егетләре аз күренә, читтән, көнчыгыш яклардан килүчеләр күбрәк. Аларда дин ныгракмы, күп булуларының сәбәпләрен әйтә алмыйм. Әмма Казанның мин булган берничә мәчетендә намазлар, ифтарлар татарча үтә. “Ярдәм” мәчете дә шуларга керә. Көнчыгыштан килгән егетләр дә дин аша татар телен өйрәнә шикелле тоела”, ди Матбугат.ру сайты хуҗасы, журналист Данил Сәфәров.

Дини матбугат чараларына язучы каләм иясе, китаплар авторы Вәсилә Рәхимова фикеренчә, ураза тоту, ифтарларда катнашу һәркемнең шәхси эше, татар әйтемендәге кебек мөселманнарның “йөзләрен ертмыйча” язырга тырыша.

“Белгән әйбер күп була ул, әмма аның барысын да чыгарып сөйләргә, язарга димәгән. Журналист алтын урталыкны белергә тиеш”, ди ул.

“Яңа гасыр” каналы журналисты Айзат Шәймәрданов фикеренчә, аерым бер муллага, гыйбадәт йортына ияләшмәс өчен төрлесенә барырга тырыша. Йөргәндә күрә, Казандагы кайбер мәчетләр эшчәнлекләрен русча гына алып бара. “Ярдәм”дәге ифтарга да, башка авыз ачу мәҗлесләренә чакыру буенча барганда, журналист буларак түгел, гади мөселман булып килә.

“Кайбер мәчетләрдә миллилек чыннан да җитеп бетми, тик бу аудиториягә, мәхәлләгә бәйле. Әмма мин ифтар, намаз, вәгазьләрдә татарчаны ишетергә телим. Аллага шөкер, мөселманнар арасында татарлар да арта, 60%ка җиткәндер. Мәчетләр күбрәк татарлыкка игътибар бирсен иде. Һәрхәлдә ике телне тигез алып барсалар күпкә отышлырак булачак”, ди Айзат.

“Пәйгамбәребез хаксызлыкны күрсәтү ягында булган"

Ифтарга бару журналистның теге яки бу муллага бәйлелеген барлыкка китермиме дигән сорауга журналист Искәндәр Сираҗи исә җавабын мөселманнарның билгеле шәхесләренең сүзләре белән бәйләп аңлатты.

“Әйе, ризык бүлешкән кеше белән дус булу кирәк диләр. Шәхсән минем дошманнарым юк, бар кеше белән дә дус. Беренче чиратта мәчеткә, ифтарга – дини яктан рухлану мәйданына мөселман буларак киләм. Кем дә булса турында тәнкыйди язма бастырган очракта да мин аның дошманы булдым дигән сүз түгел. Иң хәерле теләктән чыгып, табиб кебек диагноз гына куям.

Кемдер әйтергә, язарга курыкмаска тиеш. Кемдер кем белән дошманлашырга да мөмкин. Тукай әйтә бит: "Эттән күбәйде дошманым, керләнеп беттем үзем, дөньяны пакълый алмадым", ди. Бүген кемдер проблемнарны әйтмәсә, алга таба тагын да начаррак булыр иде. Мәсәлән, табиб бүген дәваламый, ә үтерә, без аны ничек бар шулай күрсәтәбез. Һичъюгы, аларда оят хисе уятырга тиешбез. Хокук сакчысы үзе хокукны боза икән, бу хакта әйтергә кирәк.

Пәйгамбәребез әйткән бит: хаксызлыкны күрсәң, кулың белән төзәт, кулың белән төзәтер мөмкинлегең юк икән, телең белән төзәт, ә инде телең белән төзәтер мөмкинлегең дә юк икән, күңел эчеңдә ризасызлык белдер”, ди Искәндәр Сираҗи. Шул рәвешле ул башка журналистлар кебек мөселман, дини кеше булып, ифтарларда катнашып та төп һөнәренә тугъры калуын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG