Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:16

"Абдурәшит Ибраһим милләтенә дә, диненә дә хезмәт иткән"


Казанда "Абдурәшит Ибраһим. Үткәннәрдән хәзерге көнгә Русия мөселманнары һәм матбугат хәрәкәтләре" исеме астында өченче халыкара конференция узды.

Халыкара җыелышта Абдурәшит Ибраһимның татар матбугаты барлыкка килүдәге роле, аның Истанбулдагы тормышы, Русия мөселманнарының сәяси хәрәкәтләренә йогынтысы, Япониядәге эшчәнлекләре һәм башка темалар яктыртылды.

Казан Федераль Университетының музей залында татар һәм төрек галимнәре катнашында үткән симпозиум утырышлары - Муса Бигиев, Исмәгыйль Гаспыралы, Йосыф Акчура, Гаяз Исхаки, Рәшит Рәхмәти Арат кебек татар халкының күренекле шәхесләре истәлекләренә багышланды.

Абдурәшит Ибраһим хакында шактый күп тикшеренүләр алып баруына карамастан, симпозиумга чакырылмавын әйткән тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлык сорауларын җаваплап, Абдурәшит Ибраһимның татар халкы өчен генә түгел, башка төркиләр өчен дә бик күренекле һәм билгеле шәхес булуын белдерде.

"Аны әле бездә бик белеп бетермиләр. Чөнки ул Казанда тумаган, үсмәгән, укымаган, Казанда эшләмәгән. Ул Казан аша үтеп кенә киткән. Ул Себер татары. Ул 1857 елда туган һәм 90 яшенә җитә язып Япониядә вафат булган. Абдурәшит Ибраһим Идел-Урал, Себер татарларына кайсы ягы белән кадерле соң?

Иң беренче милли сәяси фиркаләрне ул төзегән. Петербурларда, Мәскәүләрдә иң беренче газет-журналларны ул чыгарган. Ислам сәясәте белән иң беренче ул шөгыльләнә башлаган. Абдурәшит Ибраһим моның белән бергә дин әһеле дә булган. Коръәнне яттан белгән. XIX гасыр азагында ул хәтта мөфти булып торган. Мәдрәсәләр ачкан, мәчетләр ачкан.

Ул Дәүри Галәм дигән уникаль хезмәтләр язып калдырып дөньякүләм әһәмият тә казанган. Япониядә, Кытайда, Кореяда, Ерак Көнчыгышта, Африкада Исламның торышын өйрәнгән. Кайда гына булмасын, ул гел язган.

Бу конференциянең Казанда үтүе бик әһәмиятле. Әмма, шул ук вакытта, бу чараның кимчелекле якларын да әйтер идем. Бу зур җыелышны белгән кеше генә белеп калды. Бездә, гадәттә, фәнни эшләр яшерен эшләнә. Галимнәрнең ачулары килмәсен, алар үзләре генә укмашып секта кебек эшлиләр.

Мин ике атна кала гына белдем бу конференция буласын. Мине чакыручы булмады. Югыйсә бит, мин Омскида Абдурәшит Ибаһимның 150 еллыгын уздырган идем. Тарага - туган шәһәренә барып җыелыш уздырдым. Татар үзәгендә халыкны җыеп шундый бөек кешеләре барлыгын сөйләдем. Төркиянең Бөгрүдәлик авылында булдым. Бу авылга, Себер татарларын Төркиягә алып китеп, Абдурәшит Ибраһим нигез салган. Аны панисламчылыкта, пантюркизмда гаепләгәннәр. Мин Оренбур, Омски архивларыннан уникаль әйберләр эзләп таптым һәм чыгыш әзерләдем. Әмма бу җыелышка мине чакырмадылар, чыгыш ясарга.

Ул диндә булып та, милләтенә хезмәт иткән һәм милләт юлында йөреп тә, динен ташламаган шәхес. Бездә хәзер йә монысы, йә тегесе. Диндә булса, милләтне танымыйлар, милләт юлында булса, дингә килмиләр. Ул исә, икесен бергә алып бара алган. Безгә Абдурәшит Ираһимны күтәрергә кирәк, әмма аны күтәргәндә гадел булырга кирәк", дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

Халыкара конференцияне Казан федераль университеты, Төрек тел оешмасы, Юныс Эмрә Төркияне өйрәнү институты һәм Төркиянең Әнкара университеты бергәләп оештырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG