Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә яңа кредитлар шартлары турында референдум уза


Референдумда премьер-министр Алексис Ципрас тавыш бирә
Референдумда премьер-министр Алексис Ципрас тавыш бирә

Грециядә узучы референдумда сайлаучылар халыкара кредиторлар – Европа комиссиясе, Халыкара валюта фонды һәм Европа үзәк банкы илгә финанс ярдәмен дәвам итү өчен куйган шартлар турында тавыш бирә.
Алар Грецияне бурычлар кризисыннан чыгару өчен кредиторлар тәкъдимнәрен йә кабул итәргә, йә кире кагарга тиеш.

Кредиторлар Грециягә яңа кредитлар бирү өчен хөкүмәтнең икътисади сәясәтен кырыслатуны таләп итә. Әмма күп кенә греклар моның белән килешми.

Премьер-министр Алексис Ципрас грекларны кредиторлар таләбенә "юк" дип тавыш бирергә өндәп килде. Шимбә көнне илнең финанс Янис Варуфакис кредиторларның гамәлләрен террорчылыкка тиңләде.

XS
SM
MD
LG