Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:32

Техникумнарны тәмамлаучыларга ташламалар бетерелергә мөмкин


Дмитрий Ливанов

Дмитрий Ливанов

Ливанов ташламаны бетерү кирәклеген югары уку йортларына керүчеләргә таләпләрнең артуын һәм дәүләтнең эшче һөнәрләр бирүгә йөз тотуы белән аңлата.

Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, урта һәм махсус белем бирүче техникум һәм көллият тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә бирелә торган ташламалар бетерелергә мөмкин.

Хәзергә кадәр бу төрдәге уку йортларын тәмамлаучылар университет һәм институтларга Бердәм дәүләт имтиханын бирмичә генә керә ала иде. Шулай ук техникумда укыган фәннәр югары уку йортында да исәптә иде.

Министр Ливанов: "9нчы сыйныф тәмамлаучыларның мәктәптә укуын дәвам итеп түгел, ә техникум һәм һөнәр бирүче урта уку йортларына елдан ел күбрәк баруын күрәбез. Без моны беренче чиратта югары уку йортларына кергәндә бирелә торган ташламалар белән бәйлибез. Андый абитуриентларны киметү өчен бу ташлама бетерелергә мөмкин", дип әйткән. Бу хакта Коммерсант яза.

Әлеге ташламаны бетерү кирәклеген министр югары уку йортларына керүчеләргә таләпләрнең артуын һәм дәүләтнең эшче һөнәрләр бирүгә йөз тотуы белән аңлата.

XS
SM
MD
LG