Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:56

Тикшерү комитеты "Урал" фондының туңдырылган хисапларыннан чикләүне алды


Урал Рәхимов

Урал Рәхимов

Русия тикшерү комитеты "Урал" хәйрия фондының туңдырылган хисапларыннан чикләүләрне алу карары кабул иткән.

Русия тикшерү комитеты Башкортстанның элекке президентының улы Урал Рәхимов белән бәйле "Урал" хәйрия фондының туңдырылган хисапларыннан чикләүләрне алу карары кабул иткән. Бу хакта Рахимов адвокаты Сергей Макаренко белдерә.

"Басманный мәхкәмәсе дүшәмбе көнне хисапларны туңдыруга карата безнең шикаятьне карарга тиеш иде. Миңа тикшерүче шалтыратты һәм чикләүләрнең алынганлыгын белдерде. Шуңа күрә без үзебезнең шикаятьне дә кире алабыз", дигән Макаренко.

26 июнь көнне Мәскәү мәхкәмәсе Басман мәхкәмәсенең Урал Рәхимовны читтән торып кулга алу карарын үз көчендә калдырды. Урал Рәхимов "Башнефть"не канун бозып хосусыйлаштыруда төп гаепләнүче дип белдерелде. Әтисенә таянып ул ширкәтнең 130 миллиард сумлык контроль акцияләрен урлауны оештыруда, аннан соң "Система"га һәм башка юридик затларга бәясен төшереп сатуда гаепләнде.

XS
SM
MD
LG