Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Русиягә куркыныч тудырган оешмалар исемлеге төзелде


Парламент рәисе Валентина Матвиенко

Парламент рәисе Валентина Матвиенко

Русия Федерация шурасы сенаторлары 12 оешмадан торган исемлекне прокуратурага тапшыра. Алар арасында Кырымда югалган татарларны эзләүче комиссия дә бар.

Русия сенаторлары дәүләт мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелгән оешмалар исемлеген булдырды. "Патриотик стоп-исемлеккә" Русиянең "Новости" мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, Сорос Фонды, Милли демократия фонды, Халыкара республика институты, Яшьләр демократик институты, Макартурлар фонды, Freedom House, Чарльз Стюарт Мотт фонды, "Демократия өчен мәгариф" фонды, Көнчыгыш Европа демократик үзәге, Бөтендөнья украин конгрессы, Бөтендөнья украин координация шурасы һәм югалган кырымтатарларны эзләүче Кырымдагы кеше хокуклары миссиясе.

Парламент рәисе Валентина Матвиенко исемлек прокуратура һәм тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла дип белдерде. Тикшерү вакытында оешмалар эшчәнлегендә канун бозулар табылса аларны "теләнмәгән оешмалар" дип игълан итәчәкләр.

Федерация Шурасы моңарчы да кайбер оешмаларны тикшерүне таләп иткән иде. Прокуратура исә аларның чит ил оешмалары булуы сәбәпле Русия кануннары нигезендә тикшереп булмаганны белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG