Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан Кырымның аннексияләнүен беркайчан да танымаячак


Болгарстан президенты Росен Плевнелиев
Болгарстан президенты Росен Плевнелиев

Болгарстан президенты Росен Плевнелиев Европада көч белән чикләрне күчерергә һәм чит җирләрне басып алырга беркемнең дә хокукы юк дип белдерә.

Болгарстан президенты Росен Плевнелиев үз иленең Кырымның аннексияләнүен, Донецки һәм Луһанскида канунсыз үткән "референдумнарны" беркайчан да танымаячагын белдерде. Бу хакта Плевлениев 7 июльдә Украина президенты Петр Порошенко белән бергә Киевта булган матбугат очрашуында белдерде.

"Русиянең Кырымны аннексияләве халыклара хокукларны, Украина Конституциясен һәм Будапешт меморандумын бозу булып тора. Болгарстан бу канунсыз гамәлне танымый һәм беркайчан танымаячак", диде Плевнелиев. Ул сепаратистларның Донецки белән Луһанскида каунн бозып үткәргән "референдумнар"ына карата Болгарстанның нәкъ шундый ук карашата булуы турында да белдерде.

Плевнелиев Болгарстанның Европа берлегендәге илләр белән бергә Русиягә карата чикләүләр сәясәтен хуплавын да әйтте.

"Беркемнең дә, бигрәк тә Европада, көч белән чикләрне күчерергә һәм чит җирләрне басып алырга хокукы юк", ди Плевнелиев.

XS
SM
MD
LG