Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закировның Кырымдагы берничә районда гына милли автономия ясау турындагы сүзләре кырымтатар вәкилләренең ачуын чыгарды. Дамир Исхаков конгресс Русия кануннары нигезендә яшәргә мәҗбүр булганга, мондый белдерүләр ясала дигән фикердә.

Кырымтатар мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануга бер ел тулган көннәрдә Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров Кырымда булып китте. Татарстаннан килүчеләр арасында президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров та бар иде. Татарстан вәкилләре Сабантуйлар һәм театр фестивальләреннән тыш бу юлы кырымтатарлар күбрәк яшәгән районнарны милли автономия итеп игълан итү, милли мәдәниятне анда үстерү тәкъдиме ясаган.

Билгеле булганча, кырымтатарлар Кырымның халыкның үзбилгеләнү хокукы булган милли-территориаль берәмлек булуын таләп итә. Милли автономияне берничә районда гына игълан итү белән кырымтатарлар беркайчан да килешмәячәк. Мондый тәкъдимнең Татарстаннан чыгуы кырымтатарларны тагын да күбрәк рәнҗеткән.

Али Хәмзин

Али Хәмзин

"Кырымтатарлар милли мәдәни автономиянең бер төре белән дә килешмәячәк. Бары тик Кырымда төп халык булып яшәү хокукы булган милли территориаль берәмлек итеп игълан итүне телибез", диде Азатлыкка Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин.

7 июль көнне Татар конгрессы җитәкчесе Ренат Закировның "Бизнес online" сәхифәсенә әйткән сүзләренә дә Али Хәмзин ризасызлык белдерде. 8 июльдә бу мәкалә әлеге сайттан алынган иде. Азатлыкның мәкалә нигә юкка чыккан дигән соравына "Бизнес online"нан: "Бу редакция сәясәте һәм без аңа комментар бирмибез", дип белдерделәр. "Бизнес online"дагы Закировка багышланган язма Дөнья татар конгрессы сайтында калган иде.

9 июль иртәсенә бу күчермә дә юкка чыкты. Закиров "Бизнес online"га "мәҗлескә Русия яклы җитәкчелек сайларга кирәк" дип белдергән.

"Ренат Закировның "Бизнес online"га кырымтатар проблемнары, Мәҗлес турында әйткән сүзләре көтелгән әйбер иде, әмма анда ялгышлар да күп. Кырымнан беркем дә, бигрәк тә Рефат Чубаров "качмаган", Кырым прокуратурасы аңа Кырымга керүне рәсми рәвештә тыйды, тыю карарын Поклонская (Кырым прокуроры – ред) ханым үзе укып бирде.

Закировның "Мәҗлес Русия яклы яңа җитәкчелек сайларга тиеш" дигән сүзләрне мин нигезсез һәм популистик дип бәялим, аларның 2014 елның язында булган хәлләргә бер катнашы да юк. Ренат Закир ага, исегезгә төшерәм. Русиянең Кырымны үз контроленә алуының барлык җитдилеген аңлаган Мәҗлес җирле хакимиятләр белән диалог урнаштыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Нәтиҗәдә 2014 елның мартында Кырым парламентында "Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аларның Кырым җәмгыятендәге интеграциясе" исемле документ кабул ителде. 13 маддәдән торган документ начар түгел иде.

Әмма соңрак хакимиятләр аны гамәлгә ашырудан баш тартты, сәбәпләрен аңлатмады. Хакимиятләр шул документны үтәгән булса, бүгенге көндә Мәҗлес белән "кризис" дип аталган хәл чыкмас иде, кырымтатарлар белән проблемнар булмас иде. Кризиста беренче чиратта җирле хакимиятләр гаепле, алар Кырымның төп халкының хокукларын инкяр итте. Милли проблеманы чишүнең бердәнбер юлы – төп халык булган кырымтатарлар өчен милли территориаль берәмлек, бернинди дә милли мәдәни автономия түгел", диде Али Хәмзин.

Хәмзин фикеренчә, Закировка "Русия яклы позиция" дигән сүзне үлчәп әйтергә иде. "Казан үзе Мәскәүнең бердәм мәгариф стандартларына каршы чыга ("Бизнес online​" әңгәмәсендә Закиров Думадагы "Бердәм Русия" депутаты Ирина Яроваяның "бердәм мәгариф киңлеге" турындагы канун өлгесенә каршы чыга – Азатлык). Нишләргә кала? Мәскәү сәясәте шундый бүгенге көндә. Аны якламаучылар дуслыктан чыга. Шуңа күрә барыбыз да Конституция һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә гарантия биргән халыкара хокукларга тугры калырга тиеш", диде Али Хәмзин.

"Кырым җитәкчелеген алыштыру кирәк"

Тарихчы галим Дамир Исхаков сүзләренчә, Закиров килеп туган вазгыятькә күрә әлеге белдерүләрне ясарга мәҗбүр булган. Исхаков фикеренчә, Дөнья татар конгрессы Русия кануннарына таянып эш итәргә мәҗбүр булганга, Закиров бу сүзләрне әйткән.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

"Конгресс җитәкчесенең сүзләре – ул катлаулы вазгыятьтән килеп чыккан сүзләр. Беренчедән, конгресс белән Милли мәҗлес арасында төзелгән килешү бар. Русиядәге вазгыятьтән чыгып без документны имзалаганда, конгресс җитәкчелеге алга таба бергә-бергә эшләп булу мөмкинлеге туар дип уйлаган идек. Әмма вазгыять без уйлаганча килеп чыкмады. Кырымтатарларның мәҗлесе Русиянең хакимият оешмалары белән каршылыкка басты. Шуңа күрә, безнең эшчәнлектә авырлыклар килеп туды.

Без эшчәнлекне бетермәдек, дәвам итәргә тырышабыз, әмма Милли мәҗлеснең Русия эчендә легитимлыгын югалту сәбәпле, безгә алар белән эшләү мөмкинлеге кимеде. Мәҗлес чынлыкта Русиядән читтә хәрәкәт итә башлады. Дөнья татар конгрессы дөнькүләм оешма булса да, аның төп урнашкан урыны Русия эчендә, һәм без үзебезнең низамнамә нигезендә бу илнең кануннарына таянып эшләргә мәҗбүрбез. Бу вазгыятьтә турыдан-туры Милли мәҗлес белән эшләү мөмкинлеге юк. Андый эшләр башкарылса, Русия хакимиятләре каршында Дөнья татар конгрессына да тап төшәргә мөмкин. Закиров бу сүзләрне әнә шуларны күз алдында тотып әйткән. Без эшләүдән баш тартмыйбыз, әмма моның өчен башта Милли мәҗлеснең сәясәтен үзгәртергә кирәк дип аңларга моны.

Бу гади генә белдерү түгел, Кырымдагы сәясәт катлаулы булу сәбәпле башка якларны да истә тоту кирәк. Мин бүген бөтен кырымтатарлар да Русия хакимиятләре белән эшләмиләр дип әйтмәс идем. Ишеткәннәремә күрә, Милли мәҗлеснең чама белән яртысы Русия хакимиятләре белән хезмәттәшлек ягында. Шуңа күрә, алга таба вазгыять үзгәрергә дә мөмкин. Әмма моның өчен мәҗлеснең яңа карары кирәк.

Белүемчә, мәҗлес карары белән Төркиядә кырымтатарларның дөньякүләм конгрессы әзерләнә. Анда нинди карарлар кабул ителер? Бу да бик шөбһәле бер әйбер, чөнки Русия хакимиятләренә ошамый торган карарлар кабул ителсә, хезмәттәшлек итү тагын да авыраячак. Әлегеләрнең барсын да күз алдында тотканда, Закировның әйткән сүзләрендә беркадәр хаклык бар дип саныйм мин", ди Исхаков.

"Кырымтатарларга җирле халык статусын кайтару кирәк"

Закировның кырымтатарларның милли-мәдәни мохтариятләрен ярымутрауда берничә урында булдырырга дигән сүзләрен Исхаков аның шәхси фикере дип бәяләде, чөнки конгресс җитәкчелеге дәрәҗәсендә бу мәсьәлә тикшерелмәгән.

"Бу мәсьәлә Дөнья татар конгрессы җитәкчелегендә тикшерелмәде. Моны Ринат Закировның шәхси фикере дип карарга кирәк, әмма шәхси фикер булса да, анда беркадәр дөреслек бар.

Кырымтатарлар совет чорында ярымутрауга күчә башлагач та, бу мәсьәлә Мәскәүдә этнология һәм антропология институтында тикшерелгән иде. Анда кырымтатарларны ярымутрауда ничек урнаштырырга дигән сорау каралды. Чөнки элек кырымтатарлар яшәгән урыннарда башка кешеләр тора иде.

Кырымтатарлар кире кайта башлагач, ярымутрау эчендә кырымтатарларның компактлы урнашкан бер-ике районын булса да эшләп булмас микән дигән мәсьәлә туды. Минемчә Закиров бу очракта әнә шундыйрак нәрсәне күздә тота.

Кырымтатарлар сан ягыннан аз булу сәбәпле, референдум юлы белән Кырымтатар республикасын кире кайтару мөмкин түгел, минемчә. Аларга бүгенге форсаттан файдалану өчен бер милли үзәк кирәк. Ул милли-мәдәни мохтарият буламы, әллә аннан зуррак буламы, компактлы утырган район, йә берничә район буламы, бу мәсьәлә тикшерүне таләп итә.

Закиров әйткән сүзләрдән чыгып эш иткәндә, бу мәсьәлә алга таба каралырга тиеш. Әмма кырымтатарлар, минемчә, мондый фикер белән килешмәскә дә мөмкиннәр, бигрәк тә, Милли мәҗлес. Чөнки алар бөтен Кырым республикасы безнеке дип баралар. Бу сәяси шигар буларак дөрес, әмма хәзерге сәяси шартлардан чыгып эш иткәндә тормышка ашмастай әйбер. Бөтен проблем менә шунда.

Кырымтатарларга алга таба хәрәкәт итү өчен Кырым хакимиятләре белән бүген үк ниндидер килешүләргә ирешергә кирәк. Мин, әгәр легитим яңа шартлар тудырылса, эшләү җиңелрәк булыр иде дип уйлыйм. Кырымнан читтә булган җитәкчелек без ярымутрауга хуҗа булырга тиеш дип кенә барган вакытта, хакимиятләр белән Милли мәҗлес йә кырымтатарлар арасында уртак фикергә килеп булмаячак. Бигрәк тә Кырымда хәзер эшли торган хакимиятләр белән уртак фикергә килү бик авыр булачак.

Мин, тулаем алганда, Ринат Закировның фикерен хуплыйм, ләкин ул эшкәртелергә тиеш. Алга таба монда кырымтатарларның үзләренең дә теләкләрен искә алу кирәк. Иң яхшы ысул – иң беренче чиратта юридик нигездә кырымтатарларның җирле халык статусын кире кайтару. Бәлки, Төркиядә җыелгач бу мәсьәлә дә каралыр. Бу әйбер эшләнсә, алга таба ниндидер башка карарлар да кабул ителергә мөмкин", ди Исхаков.

Галим фикеренчә, бүген Кырым хакимиятләре кырымтатарларга карата уңышсыз сәясәт алып бара һәм мондый шартларда кырымтатарлар үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә, тормыш-көнкүрешләрен җайга сала алмый.

"Кырымтатарларның фикерләре исәпкә алынмыйча Мәскәү тарафыннан күп әйберләр кылына. Бу хәлдә каршылык көчәергә, Мәскәү уңышка ирешмәскә мөмкин. Мин бу сәясәтне үзгәртү, ә моның өчен Кырым хакимиятендәге хәзерге җитәкчеләрне алмаштыру кирәк дип уйлыйм", ди Исхаков.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG