Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:26

Путин Русия Кытай белән бергә икътисад һәм тышкы сәясәттәге авырлыкларны җиңәчәгенә ышануын әйтте.

Уфада ачылган ШОС һәм БРИКС илләре саммитында Русия президенты Владимир Путин Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин очрашуында сөйләшүләрнең Русиянең Идел буе төбәгенең иң матур шәһәрләренең берсе булган Уфада узуына басым ясады.

"Сезне бу якларда сәламләп БРИКС һәм ШОС саммитларында катнашуыгызга рәхмәт белдерәм, сезгә монда ошар дип уйлыйм", диде Путин дип яза Русия хәбәр агентлыгы.

Очрашу вакытында Путин Русия икътисадта һәм тышкы сәясәттә булган авырлыкларны яхшы аңлый һәм Кытай белән бергә җиңәчәгенә ышана диде.

Уфа саммитларга ныклап әзерләнде. Чараларны яктырту өчен халыкара матбугат үзәге ачылды. 6 мең дүрткел метр мәйдан биләгән бу матбугат үзәгендә киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен компьютерлар белән җиһазландырылган 250 эш урыны бар. Саммитларны 1700ләп журналист яктырта, аларның яртысы чит илләрдән.

XS
SM
MD
LG