Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

Элек кырымда 400 украин сыйныфлары булса, хәзер 50гә калган, дип белдерә "Украин йорты" җитәкчесе.

"Кырымда эшлекле һәм мәдәни хезмәттәшлек үзәге "Украин йорты" башлыгы Андрей Щекун Русия аннексияләгән ярымутрауда хәзер украин телендә укыту тыелган диярлек, аерым алганда, өлкән сыйныфларда укучылар бу хәлгә дучар дип әйтә.

Щекун бу хакта 8 июль көнне Киевта "2014-2015 елларда Украинада украин теленең хәле" дип аталган аналитик күзәтүне тәкъдим итү чарасында белдерде.

"Мин бу хәлне Кырымда лингвоцид дип атар идем. Бакчасарайда украин телендә сыйныф бар иде, аннексиядән соң, ата-аналар һәм балалар үзара аралашмасын өчен, андагы укучыларны башка паралельләргә тараттылар", ди Щекун.

Үзендә булган мәгълүматларга күрә, Щекун элек кырымда 400 украин сыйныфлары булса, хәзер 50гә калган, ә бердән-бер украин гимназиясе тулысынча дип әйтерлек "урыслаштырылган", дип әйтә.

"Беренчедән тугызынчыга кадәр бер сыйныф калган, Русия кануннарына күрә, югары сыйныфларда украин, йә булмаска башка ана телендә уку тыелган", ди Щекун.

Аналитик күзәтүне тәкъдим итү чарасында Кырымдагы украин теле факультеты таратылганлыгы да белдерелде, аны Кырым университетында славян филологиясе һәм журналистика факультетында кафедра итеп кенә калдырганнар.

Кырымдагы иҗтимагый оешма вәкилләре Кырымда хәзер украин телен мәктәпләрдә факультатив, йә булмаса атнага бер дәрес итеп кенә уку мөмкинлеге калган дип белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG