Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:28

Русия Берләшкән Милләтләр Оешмасының Сребреницада 8 меңнән артык кешенең үтерелүен геноцид дип атаучы карарына вето салды.

Русия кебек БМО Иминлек Шурасының даими әгъзалары - Ангола, Кытай, Нигерия һәм Венесуэла тавыш бирүдән баш тартты. Калган 10 ил, Сребреницадагы күпләп үтерүнең 20 еллыгы уңаеннан Британия әзерләгән карарны хуплап чыкты.

Элегрәк ике халыкара мәхкамә Босниядә 8 меңнән артык мөселман ир-ат һәм ир-баланың үтерелүен сурәтләгәндә геноцид төшенчәсен кулланган иде. Әмма бу Сербия һәм Босниядәге сербларда кәнәгатьсезлек тудырды.

Русия бу карарны "каршылыклар чыгаручы" һәм берьяклы дип атады.

БМОдагы АКШ вәкиле Саманта Пауэр, Русиянең вето салуы туганнары үлгән меңнәрчә гаилә өчен җан өзгеч хәбәр булачак, дип белдерде.

Сербия ягы Сребреницада авыр җинаятнең кылынуы таный, әмма аны геноцид дип атауга каршы. 1995 елның июлендә Сребреница шәһәрендә этник чистартулар барышында берничә көн эчендә 8 меңнән артык мөселман ир һәм малай үтерелде.

Сребреница үтереше Европада Икенче дөнья сугышы чорында наци гамәлләреннән соңгы иң вәхши үтереш буларак танылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG