Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан аша үтәчәк "Ефәк юлы" Кытайны көчәйтүне максат итә


Рөстәм Миңнеханов Синҗан Уйгыр автоном төбәге вәкилләре белән очраша, 17 июнь, Казан
Рөстәм Миңнеханов Синҗан Уйгыр автоном төбәге вәкилләре белән очраша, 17 июнь, Казан

Русия аша Татарстанның да Кытай белән хезмәттәшлеге торган саен киңәя бара. Пекинның максатлары турында “Валдай” галимнәр төркеме үз аңлатмасын бирде.

Июнь аенда Татарстанга Кытайның Синҗан Уйгыр автоном төбәге эшмәкәрлек даирәсеннән рәсми вәкилләр килде. Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Синҗан автоном төбәге коммерция департаменты башлыгы Ся Гуантай, Хэбэй төбәге эшмәкәрләре берләшмәсе, сәүдә пулаты җитәкчесе Гао Дҗиган һәм авыл хуҗалыгы, ашламалар җитештерү, җир байлыкларын табу, авиация тармакларындагы ширкәт вәкилләре белән күреште. Соңыннан кунаклар Татарстанның инвестиция проектлары белән танышып йөрде.

Татарстанның инвестицияләр өчен җаваплы агентлыгының рәсми сәхифесендә әйтелгәнчә, Кытай эшмәкәрләре белән хезмәттәшлекне активлаштыру Миңнеханов кушуы белән бара.

Рәсми хәбәрләргә караганда, Кытай вәкилләре “Ефәк юлы” икътисади үсеш концепциясен тормышка ашыру юлларын өйрәнер өчен сәфәргә чыккан.

Русия һәм Кытай югары җитәкчеләре очрашуы һәм Евразия берләшмәсе турында килешүләр имзаланганда "Ефәк юлы" турындагы документка да кул куелды.

Кытайның максаты нинди?

Шул арада матбугатта “Валдай” дип исемләнгән галимнәр төркеменең бу проектка аңлатмасы басылды. Аерым алганда, анда белгечләр Кытайның максатлары турында да фикерләре белән бүлеште.

Си Цзинпин
Си Цзинпин

Беренче тапкыр "Ефәк юлы" икътисади концепциясен Кытай башлыгы Си Цзинпин 2013 елда игълан итте. Шушы проектны тормышка ашыру өчен 2014 елда 40 миллиард долларлык инвестиция фонды төзелүе хакында билгеле булды.

"Валдай" белгечлеләре фикеренчә, "Ефәк юлы" концепциясе Кытай җитәкчеләренең хәзерге буыны өчен төп үсеш һәм эш програмы булып тора. Ул икътисади, геосәяси һәм иминлек факторларын күз алдында тотып төзелгән.

Икътисади яктан бөтен Урта Азия, Русия, Якын Көнчыгыш илләре белән тимер, диңгез юллары аша тоташуны күз алдында тота. Шул рәвешле Кытай үзенең Көнбатыш районнарына зур җитештерү ширкәтләрен урнаштырып, яки Үзәк Азия дәүләтләренә логистик үзәкләрне күчереп, беренче чиратта үз дәүләтенең икътисадын, көчен ныгытмакчы.

Геосәяси яктан бу “Ефәк юлы” концепциясе Кытайга башка дәүләтләр белән җир өстеннән генә түгел, су юллары белән дә бәйләнгән “урталыктагы дәүләт” статусын бирә.

Аның тирәсендә үзенә күрә мәдәни мохитнең тууы күз алдында тотыла, дип яза “Валдай” төркеме галимнәре.

Иминлек ягыннан "Ефәк юлы" концепциясе экстремистлык, террорчылык һәм дини фундаментализмга каршы тору өчен заманча чара булачак ди әлеге белгечләр. Алар аңлатуынча, әлеге концепцияне төзүчеләр "Ефәк юлы" проекты аша икътисадны үстереп террорчылыкка тартылучыларга социаль сәбәпләр калмый һәм иминлек нигезен ныгытып була, дип уйлый.

Ягъни “Валдай” галимнәр төркеме фикеренчә, "Ефәк юлы" концепциясе читкә юнәлгән булса да, Кытай дәүләтендәге эчке икътисади, социаль, иминлек проблемнарын хәл итүгә юнәлтелгән проект булып тора.

Татарстанның максаты нинди?

Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлекне арттырудан нинди файда алуын "Валдай" белгечләре тәфсилләп язмый. Республиканың Русия дәрәҗәсендә булган чараларда катнашып, инвестицияләр җәлеп итәргә теләве күренә. Санкцияләр чорында Татарстанга Европа һәм АКШ ягыннан акчалар җәлеп итү авырлашты. Шуңа да Татарстан Көнчыгышка йөз тота. Үзләре дә йөри, аннан кунакларны да кабул итте.

Күптән түгел Кытай вәкилләре Казанга килеп, кайбер химик корылмаларын Татарстанга күчерүне тәкъдим итте.

Яңа гына Петербур икътисади форумы кысаларында Казан-Мәскәү арасындагы тиз йөрешле тимер юлны үз эченә алган “Европа-Көнбатыш Кытай” юлы проектлары имзаланды.

Татарстан Кытайга Русия рәсми даирәләре һәм андагы татарлар аша да үтеп кермәкче. Яңа гына Татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров Өремчедә татарлар аша икътисад, медицина өлкәсендә хезмәттшлек алып бару мөмкинлекләрен өйрәнеп кайтуын Азатлыкка сөйләде.

Татарстан рәсми вәкилләре Өремче мәчетендә, 2014 ел.
Татарстан рәсми вәкилләре Өремче мәчетендә, 2014 ел.

2014 елда Татарстан президенты Кытайга барды һәм Өремчедә татарлар белән очрашкан иде.

Бу айда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәшһүр Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Өремчегә барырга җыена. Рәсми хәбәрләрдә әйтелгәнчә, алар анда Кытай халык республикасы мәдәният министрлыгы чакыруы белән IV Халыкара бию фестивалендә катнашачак.

XS
SM
MD
LG