Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия "Боинг" һәлакәтен тикшерүне сорап БМОга мөрәҗәгать итте


"Боинг" һәлакәте урынында француз фоторәссамы Жером Сессини төшергән "Җәзасыз җинаять" исемле бу фотосы 2015 елда Халыкара Пресса фото бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды
"Боинг" һәлакәте урынында француз фоторәссамы Жером Сессини төшергән "Җәзасыз җинаять" исемле бу фотосы 2015 елда Халыкара Пресса фото бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды

Малайзия Украина өстендә "Боинг" очкычының атып төшерелүен халыкара трибуналда тикшерүне сорап БМОга мөрәҗәгать итте.

Малайзия Берләшкән Милләтләр Оешмасына Украина өстендә бәреп төшерелгән "Боинг 777" очкычы һәлакәтен тикшерүгә гарантия биргән резолюция өлгесен тапшырды. Малайзия тикшерүне бәйсез халыкара трибунал алып барырга тиеш дип саный.

Һәлакәткә катнашы бар дип саналган Русия халыкара трибунал җыюга каршы чыкты. 2014 елның июлендә булган бу фаҗигане тикшерү Нидерланд җитәкчелегендә бара. Белгечләр аның нәтиҗәләрен октябрьдә игълан итәргә тиеш.

Тикшерү барышында очкычны бәреп төшерүдә Украинаның көнчыгышындагы сепаратистларның гаебе бар диде. "Боинг" Русиядән китерелгән "Бук" системыннан атылган ракета белән бәреп төшерелгән.

Амстердамнан Куала Лумпурга юл тоткан очкычта 298 кеше һәлак булды. Русия бу һәлакәткә катнашы булуын кире какты.

XS
SM
MD
LG