Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан аенда Казанда мөселманнар да христиан бәйрәменә җыелды


Урысларның Гаилә көнендә казаннар татар балалар матбугаты белән танышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Казанда русиякүләм гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан татар балалар матбугаты вәкилләре катнашында бәйрәм узды. Чарада яшь парлардан тыш, күп игътибар яңа буынга бирелде.

8 июль Русиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелде. Татарстан, Казан өчен аның каян килеп чыгуы мөһим түгел иде, русиякүләм үтә икән, димәк, без дә калышмаска тиешбез, дип оештырды бу бәйрәмне шәһәр идарәсе.

Бу көннең тарихы христиан дине нигезләмәсенә, урысларның гаилә һәм мәхәббәт саклаучылары дип ышанылган ике изге зат дип саналучы Петр һәм Феврония исемнәре белән бәйле.

Татар-мөселманнар да балалары белән әлеге көн хөрмәтенә үткәрелгән күңел ачу чарасында тамаша кылды. Дөрес, шәһәр, республика, яшьләр көне кебек масштабта үтмәсә дә, игътибар итәрлек яклары булды. Туристлар өчен дә “Казан” гаилә үзәге каршында күңел ачу, шәһәрне таныту тамашаларының башы иде бу.

Әлеге көн уңаеннан ун гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Балалар һәм ата-аналар өчен күңел ачу чаралары, уеннар узды. Шулай ук теләге булган һәр кеше 30 метрлы рәсем ясауда катнаша алды.

“Сабантуй” кебек балалар журналлары бәйрәмне татар рухы белән баетып, Казансу ярында кече сабантуй уздырды. Төп сәхнәдә чыгышлар күбрәк русча булса, татарча балалар матбугаты вәкилләре бары тик туган телдә генә сөйләде.

“Гаилә һәм тугрылык көнен милләтебезгә файдалы итеп уздырырга тырыштык. Бигрәк тә әти-әниләр һәм балалар өчен. Максатыбыз – татар гаиләләрен тагын да күбәйтү, балаларга милли тәрбия бирү. Журнал исеменнән кече Сабантуй оештырдык, татарча журналлар тараттык. Балалар бит Сабантуйны көтеп алалар, уеннарда катнашалар. Русиякүләм бәйрәмгә дә милли төсмерләр биреп, үзебезчә, татарча үткәрдек”, диде “Сабантуй” балалар журналы баш мөхәррире Айдар Гыймадиев.

XS
SM
MD
LG