Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада БРИКС саммиты тәмамланды


БРИКС саммиты
БРИКС саммиты

Уфада 8-9 июльдә узган БРИКС саммиты эшен тәмамлады. 10 июльдә ШОС саммиты үтә. Саммитлар тирәсендә башка дәрәҗәдәге очрашулар да уза.

9 июльдә Уфада БРИКС (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы) саммиты тәмамланды. Узган көндәге төп эшләрнең берсе – БРИКС илләренең чит ил эшләре министрлыклары арасында меморандум кабул итү. Әлеге документ БРИКС илләренең уртак интернет сәхифәсенә куелачак. Яңа сәхифәне БРИКС белән идарә иткән илләр чиратлашып алып барачак.

9 июльдә шулай ук БРИКС саммитын йомгаклау доументы – Уфа декларациясе кабул ителде. Аның Башкортстан башкаласы исеме белән аталуы документның кайда кабул ителүеннән. Узган саммитлардагы декларацияләр дә чаралар үткән шәһәр исемнәре белән атала. Әлеге доументка хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре кергән.

Узган эш көнендә, шулай ук Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка дәүләтләре хөкүмәтләре арасында мәдәни хезмәттәшлек турында килешү, яңа төзелгән банк белән хезмәттәшлек меморандумы кабул ителде.

БРИКС саммитының йомгаклау чыгышында Владимир Путин чараларның бик тулы һәм мәгънәле булуын билгеләде. Төп вакыйгалар дип җитәкчеләрнең тар һәм киң даирәдә очрашуын атады. Ул шулай ук: “Чаралар Икенче дөнья сугышы бетүгә һәм Берләшкән милләтләр оешмасы төзелүгә 70 ел тулу уңаеннан узуы сәбәпле, бу юбилейлар дөньяда тынычлык, тотрыклылык һәм хәвефсезлек өчен берләшү кирәклеген искәртә”, диде.

10 июльдә ШОС саммиты уза. Шул ук көнне кичен кунаклар Уфадан кайтып китә. Башкала хакимияте 10 июльдә Уфадан чыгучы юлда тыгыннар булачагы турында кисәтә, шуңа башка юллар сайларга киңәш итә.

Русия президенты Владимир Путин 9 июльдә берничә ил башы белән икеяклы очрашулар уздырды.

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та бер ил башы белән очрашты. Ул – Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон. Очрашуда икътисади, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек, төбәкара бәйләнешләрне ныгыту турында сүз барды. Алар бергә Таҗикстан рәссамнарының күргәзмәсен карады. Анда Русиядә шәхси коллекцияләрдә булган 300дән артык эш куелган. Эмомали Рахмон күргәзмәне Таҗикстанда да күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Интернетта ШОС һәм БРИКС турында Кытай мультфильмы таралды. Анда кытайча ШОС һәм БРИКС мәгънәсен аңлаткан Хэ Цзинь исемле кызның саммитлар турында сорауга җаваплары төшерелгән.

Бу видеоны интернетта миллионнан артык кеше караган.

9 июльдә Уфада шулай ук БРИКС илләре һөнәр берлекләре лидерлары очрашты. Анда 18 һөнәр берлегенең 40 вәкиле, шулай ук Халыкара һөнәр берлекләре конфедерациясе, БМО вәкилләре катнашты. Алар Башкортстан һөнәр берлекләре бинасында уртак декларация кабул итте.

ШОС саммитында Һиндстан һәм Пакстанны бу оешмага алу мәсьәләсе дә каралды. Бу турыда карар 10 июльдә игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG