Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар өчен Франциядә җитештерелгән вакциналар юкка чыкты


Sanofi Pasteur дару җитештерү оешмасы Азатлыкка моның сәбәпләрен аңлатты.

Франциядә урнашкан Sanofi Pasteur дару җитештерү оешмасы дөньяда яшь балаларга кадала торган "Пентаксим" вакцинасына ихтияҗ арту сәбәпле Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул санда Татарстанда аңа кытлык туды дип белдерде. Яңаларын ясарга вакыт кирәк булганга кытлык көз айларына кадәр дәвам итәчәк.

"Әлеге кытлык берничек тә "Пентаксим" вакцинасының сыйфаты белән бәйле түгел. Аның иминлеге һәм файдасы 1997 елдан бирле халыкара клиникаларында исбатланган. Русиягә сатылган вакциналар исә Русия сәламәтлек саклау рәсмиләренең контроле аша үтә", дип белдерде Азатлык радиосына оешманың Русия өчен коммуникацияләр мөдире Виктория Еремина.

Татарстан табибларының бер өлеше ата-аналарга "Пентаксим" урынына Русиядә җитештерелгән "АКДС" дип аталган вакцина киңәш итә, әмма ул тулысынча "Пентаксим"ны алмаштыра алмый. Биш инфекция, шулай ук полиомиелиттан саклану чарасы булган "Пентаксим" биргән нәтиҗәгә ирешер өчен Русиядә җитештерелгән өч вакцинаны өч төрле урынга кадарга кирәк ди табиблар. Башкалары исә чит ил вакцинасын кайтаруны көтәргә куша. Аның бәясе кыйбатланачак дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG