Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су спорты беренчелегендә хәләл һәм милли ашлар да тәкъдим ителәчәк


Спортчылар тукланачак ашханә
Спортчылар тукланачак ашханә

Тиздән Казанда ачылачак Су спорты дөнья беренчелегенә шәһәр оешмалары, тәртип саклаучылар, коткаручылар белән бергә аш-су осталары да ныклы әзерлек алып бара.

Җомга көнне Казанның Халыкара мәгълүмат үзәгендә су спорты беренчелегендә эшләячәк ашханәне һәм пешерүчеләрне сынау оештырылды. Анда көненә 3 меңләп кеше тукланырга тиеш.

ФИНА оешмасы үткәрә торган Су спорты дөнья беренчелегенең рәсми интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Универсиада авылында яшәүче спортчылар һәм такымнарның рәсми вәкилләренә төрле-төрле ашлар тәкъдим ителәчәк.

Спортчыларны ашатырга алынган "Татинтер сервис" ширкәте башлыгы Зөфәр Гаязов элегрәк матбугатка хәбәр иткәнчә, ашларның 30 проценты Европа, 20 проценты милли (татар һәм рус), 10 проценты хәләл, 22 проценты Азия халыкларыныкы һәм 18 проценты вегетариан ашлары булырга тиеш. Исемлек Су спорты халыкара федерациясе белән килештерелде, дигән иде ул.

Спортчылар өчен оештырылган ашханәдәге ашамлыклар
Спортчылар өчен оештырылган ашханәдәге ашамлыклар

Аерым алганда, спортчыларга балык, сыр, ит һәм яшелчә салатларын тәкъдим итәчәкләр. Шулпа һәм итле ризыклардан тыш, пицца белән токмач та булачак. Коймак пешерү, грильдә ит кыздыру, азия халыкларындагыча уокта пешерү урыннары корыла. Шулай ук аларга сөт ризыклары, татлы һәм камырдан баллы ашамлыклар, җиләк-җимеш, чәй һәм кахвә тәкъдим ителәчәк.

Азатлыкка билгеле булганча, 190 илдән җыела торган спортчыларга сайлау мөмкинлеге зур булачак. Шеф-пешекчеләр грильдә кыздырылган тавык, күркә ите белән рагу, суган яки ананас белән дуңгыз стейкы, бозау ите һәм яшелчә белән жульен, томат белән бәрән итеннән иң яхшы ашларын пешерергә әзерләнеп тора.

Балык яратучыларга парда пешкән сөләйман балыгы, яшелчә яки шпинат белән әзерләнгән горбуша, помидор белән тәрәч балыгы да булачак икән.

​Милли ашлар юнәлешендә эшләүче туклану урыннарында татар һәм рус халыкларының итле, балыклы кыздырма, шулпа, камырдан баллы һәм итле сумса, бәлешләр әзерләнә.

Шул ук вакытта спортчыларга хәләл ашлар да тәкъдим итәчәкләр. Су спорты беренчелегенең интернет сәхифәсендә язылганча, июль башында Татарстан диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты баш пешекчеләргә хәләл сертификатын тапшырган.

Универсиада авылында яшәүче спортчыларны Казандагы Дөнья халыклары ашлары галереясе, "Милан", "Татар утары", "Алан аш" милли ашлар кафесы, “Бәхетле” ширкәте кебек зур ресторан комплекслары, кафе, җитештерү комбинатының тәҗрибәле аш-су осталары ашатачак. Бу оешмалар казаннарга бигрәк тә татар һәм рус ашлары осталары буларак таныш.

Соңыннан “Мастерс” төрендәге ярышта катнашучылар өчен һәм тамашаларны карарга спорт корылмаларына килүчеләрне Казанның азык-төлек һәм социаль оешмалар өчен эшләүче туклану департаменты белгечләре пешерәчәк. Алар бу халыкара ярышларга кадәр башкаладагы хастаханәләргә һәм мәктәп балаларына аш-су әзерләгән.

Хәзер алар меңнәрчә волонтер өчен ланч-бокс, ягъни аш тартмасын ясап бирергә әзерләнә. 2013 елгы Универсиада вакытында яшьләр МакДоналдс рестораннарында ашап йөрсә, бу юлы ихтыяри ярдәмчеләр армиясенә кайнар аш, кабартма, шоколад, соус, алма яки башка җиләк-җимеш бирәчәкләр.

XS
SM
MD
LG