Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:10

Рәссам Шамил Шәйдуллин Сабантуй, Тукайны, татар авылларын үзенчә ача


9 июльдә Казандагы Сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галлереясендә рәссам, Тукай премиясе иясе Шамил Шәйдуллинның зур күргәзмәсе ачылды. Анда аның татар авыллары, Сабантуй, Тукайга багышланган иҗаты тәкъдим ителә.

Шамил Шәйдуллинның күргәзмәсе ачылышында бер төркем билгеле иҗат әһелләре катнашты. Алар Шамил әфәнде кебек рәссамнарның аз калып баруына борчылып, исән вакытта тиешле игътибар бирергә кирәк дигән фикер җиткерделәр.

“Соңгы елларда без Илдар Зарипов, Харис Якупов, Әхсән Фәтхетдинов кебек бик зур рәссәмнарыбызны югалттык. Без Шамилне алар белән бер рәттән куя идек. Ул бүген, дөресен генә әйткәндә, бер үзе калды. Шамил Шәйдуллин – аксакалыбыз, яшьләргә үрнәк күрсәтә торган иң зур рәссамнарыбызның берсе”, диде күргәзмәнең рәсми ачылышында чыгыш ясаган шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев белдергәнчә, республика халкына, татарларга аның авылларга, Сабантуй бәйрәменә багышланган рәсемнәре якын. “Күки авылына бик еш бардык без, анда матур картиналар язып кайтты ул. Болар бөтенесе әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән”, ди Зөфәр әфәнде.

Күргәзмә ачылышында катнашкан икенче бер билгеле сәнгать әһеле Мәхмүт Ваһапов сүзләренчә, Шамил Шәйдуллин реалист рәссам гына түгел, ул символист та. Төс аның татар моңыннан, татар төсеннән туган сурәтләр кебек.

Рәссам үзе исә Сабантуй бәйрәменә күп мөрәҗәгать итүен үзенчә аңлатты. Ул аның иң якын балачак хәтирәсе икән.

“Кечкенә вакыттан ук мин бер бәйрәмне – Сабантуйны яратам. Андый җыеннарны киңрәк күрергә, ачырга кирәк. Күпме эзләнсәң, шулкадәр, ун мәртәбә яңалык ачыла. Эзләмәсәң, бернәрсә дә булмый”, диде Шамил Шәйдуллин Азатлык радиосына.

Рәссам Казанда яшәп иҗат итә. Ул – Татарстан һәм Русия сынлы сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе, Русия рәссамнар берлеге әгъзасы. Күләмле хезмәтләреннән Габдулла Тукайга багышланган “Халык шагыйре”, Русиянең танылган рәссамнарына багышланган “Талымлаучан атлар”, Казан ханлыгы җимерелү фаҗигасен тасвирлаган “Сөембикә ханбикә” триптихлары билгеле.

Кылкаләм остасы автопортретларга да зур игътибар биргән, аларда ул натюрморт һәм табигать күренешләре элементларын кертеп, үзгә тирәнлек белән үзенең эчке дөньясын ачуга ирешкән. Үткән елларда рәссам тарихи тематикада, шулай ук табигать күренешләре һәм натюрморт жанрларында эшләвен дәвам итә. Портрет жанрында иҗат ителгән хезмәтләре лирик хатын-кызлар образлары, замандашларының – рәссамнар, язучылар, актерлар образлары белән тулы.

Шамил Шәйдуллинның яңа ачылган күргәзмәсе белән казаннар 16 августка кадәр хозурлана алачак.

XS
SM
MD
LG