Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада узган саммитларның шаукымы дәвам итә


Саммит алдыннан яшерелгән йорт
Саммит алдыннан яшерелгән йорт

Чараларга әзерлек һәм саммитлар барышындагы кайбер курьез, кызыклы вакыйгалар җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә кала.

ШОС һәм БРИКС саммитлары артта калды. Республиканың хәбәрдарлык чараларында аңа әзерләнү бик зур вакыйга буларак яктыртылды. Чара үзе әзерлеккә караганда ул кадәр үк зур шау-шулар уятмады. Бәйсез интернет сәхифәләре саммитка әзерләнү һәм чаралар турында төрле эчтәлекле язмалар бирде. Шуларның кайбер кызыклылары түбәндәгеләр:

Чаралар алдыннан һава алынннан Уфага килү юлындагы асфальт эреде. Моны эсселекнең 30-38 дәрәҗәгә җитүе белән аңлаттылар.

Мәскәүдә яшәүче, Русиядәге билгеле блогер Илья Варламов саммитлар алдыннан берничә тапкыр Уфага килеп, башкаладагы җитешсезлекләрне фотога төшереп, сәхифәсенә куйды. Анда яңгыр суы баскан урамнар, җимерек юллар тәмләп яктыртылды. Бер килүендә блогерның полиция белән каршылыкларга очравы, саммит алдыннан кунакханәләргә аның кайда урнашуы турында хәбәр итүләре турында язмалар булды.

Снайперлар корбаны булмас өчен саммитлар узган һәм кунаклар яшәгән биналар тирәсендәге йортларда яшәүчеләргә балконнарга чыкмаска, фотокамералар кулланмаска, аеруча тәрәзә тирәләренә ялтыравык әйберләр куймаска кушылган. Шулай булуга карамастан, интернетта йорт түбәсендәге бер снайперның сурәте пәйда булды.

Сун-Ят-Сен урамы
Сун-Ят-Сен урамы

Уфадагы кытай көрәшчесе Сун-Ят-Сен исемендәге урам тирәсендә интернетта хәбәрләр булды. Имеш, андый урам барлыгын белгән Кытай делегациясе аны күрергә теләк белдергән. Урамга тиз генә асфальт җәйгәннәр, ләкин ул яңгырда юылган. Шуннан Зәйнәп Биишева урамына Сун-Ят-Сен исеме язылган такта куеп, Кытай делегациясенә күрсәткәннәр. Азатлык хәбәрчесе ул урамда яңа асфальт салу эзләрен тапмады. Урамда яшәүчеләр дә моны инкарь итте. Кытайларга башка урам күрсәтелүе турындагы хәбәрне дәлилләүче табылмады.

Сукбайлар саммит алдыннан Бөре шәһәренә озатылган. Кайбер сәхифәләр аларның Бөредә яшәү өчен урын таба алмаулары сәбәпле, Уфага кайтырга чыгуы, Благовещенда тукталыш ясаулары турында хәбәр итте.

Саммитка килгән Көньяк Африка дәүләте башы Джейкоб Зума Башкортстанда һава салкынаю сәбәпле, шактый туңган. Аның җәмәгате Глория Бонги Нгема сүзләренә караганда, ул өч хатын-кыз белән бергә Уфадагы “Планета” сәүдә үзәгенә барып иренә җылы киемнәр сатып алырга мәҗбүр булган. Бу хәбәр рәсми мәгълүмат чараларында да булды.

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди рәсми тантаналарда да милли киемдә калып, ялан аякка сандали киеп йөргән.

Саммит кунакларына тәкъдим ителгән азыкларның күпчелеге Кытай вәкилләренә яраклаштырып пешерелгән. Бу хакта менюлардагы дөгедән пешерелгән азыкларның күплеге сөйли.

XS
SM
MD
LG