Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:51

Татарча аудиокитаплар яздырып, аларны интернетка урнаштыручы Айсылу Дәрьял фикеренчә, татарча аудиокитаплар ихтияҗы зур.

XXI гасырда китап уку күренеше сирәгәя бара кебек. Яшьләр китапларны смартфоннар, планшетларга йөкләп укырга күнеккән. Шул ук вакытта аудиокитаплар тыңлау да ныклап модага кергән. Вакыты булмаган кеше кирәкле аудиокитапны плеерына йөкләп, аны транспортта, юлда, төрле эш эшләгәндә тыңлый.

Интернетта инглизчә, русча меңләгән аудиокитап, подкастлар булган вакытта татар теле аның белән мактана алмый. Татар телендә подкастлар системын бары тик берничә сайт кына тәкъдим итә. Аудиокитапларны да табып булмый диярлек.

Казанда туып үскән Айсылу Дәрьял мондый күренеш белән килешмичә, замана таләпләренә җавап бирү максатыннан үзе татарча аудиокитаплар яздыра башлады. Аларны ул үзе ясаган сайтка һәм ВКонтакте челтәрендәге төркемгә урнаштыра бара.

Айсылу – Казан кызы. Белгечлеге – инглиз теле укытучысы, 3 ел мәктәптә эшләде. Сәркәтип-референт hәм синхрон тәрҗемәче буларак та тәҗрибә туплаган кеше. Телләргә тартылу әтиемнән күчте, дип саный ул. “Әтием – филология фәннәре докторы, рус hәм татар теле белгече, татар теленең аңлатма сүзлеген ясауда катнашкан кеше иде”, дип сөйләде ул безгә.

Татарча аудиокитаплар сайты

Татарча аудиокитаплар сайты

– Айсылу, сезнеңчә татар аудиокитапларына ихтияҗ бармы? Бу эшкә сез ни өчен тотынырга булдыгыз?

– Ихтыяҗ, әлбәттә, бар. Кешеләргә классик әсәрләрне тыңлау – тансык хәзер. «Ялкын» журналында бер кызның язмасына тап булган идем. Ул үзе hәм дуслары турында “бик теләп татар китапларын тыңлар, укыр идек тә, юк бит алар!” дип ачынып язган. Шулай ук ул, югары сыйныф укучысы буларак, “үзем дә бик теләп аудио яздырыр идем, без бит яшьләр, телефон белән йөрергә күнеккән – шунда күчерер идек тә аудиокитапны, тыңлап йөрер идек рәхәтләнеп” дигән иде. Шулчак минем аңа “син ялгыз түгел, мин дә синеңчә уйлыйм hәм китапларга аудио яздырырга телим дә, башладым да инде, әйдә, кушыл”, дип хат язу теләге туды.

2014 елның декабрендә бер мәктәптә без атнага бер тапкыр алып барыла торган дәресләрне оештыра идек, соңрак Скайпта дәресләр алып бара башладык, ләкин гаиләле кешегә бик үк җайлы булып чыкмады ул. Бу дәресләрдән соң микрофон алдында эшләү теләге туды. Һәм инде февральдә мин "Белмәмешнең Кояшлыга Сәяхәте" китабына аудио яздыра башладым. Бу – Кыям Миңлебаев 1967 елда татарчага тәрҗемә иткән Николай Носовның "Незнайка в Солнечном Городе" әкияте.

Аудиокитап турында уйланырга мине шулай ук Би-Би-Си радиосы мәҗбүр итте. Инглизләрнең миллионлаган аудиокитаплары бар, гигант архив! Англия бит ул, никадәр кечкенә булуына карамастан, үз вакытында диңгез көчләре куәтле булганга күрә, ярты җир шарын басып алган ил. Шул рәвешчә инглизләр аяк баскан җир саен телләрен "чәчеп" йөргәннәр.

– Гомумән, сезнеңчә, аудиокитаплар кемнәргә юнәлгән? Аларның әһәмияте нәрсәдә?

– Китап – кешене уйларга өнди торган, Ходай Тәгалә кешегә тоттырган нәрсә. Кеше фикерләргә, уйларга, уянырга тели икән – кулына китап ала. Иел дә ал. Иренәсең икән – димәк, сукырларча яшәүне сайлыйсың. Аудиокитап безнең заманда кулына китап алырга вакыты булмаган, яки татар кириллицасын таный белми торган, яисә күзе начар күрә торган кешеләр өчен ясала.

Тагын бер аудитория – татар телен өйрәнүчеләр. Алар Русиядә дә бар, чит илдән килүчеләр дә җитәрлек. Хатасыз, матур татар телен урамдамы, радиодамы ишетүе кыен. Фильмнар, спектакльләрдә дә «заманчалатып», кешене күбрәк көлдерү өченме, әллә инде русларга, янәсе Европага якынрак торырбыз дип уйлап, рус сүзләрен мулдан катнаштырып сөйләшәләр.

– Нинди әсәрләрне тавышландырасыз? Берәр принцип белән сайлыйсызмы?

– Минем монитор өстендә, күз алдымда гына китап киштәсе. Анда яңа сатып алынган китаплар да, күңелемә хуш килгән икенче бүлмәдән килеп кергән элекке китаплар да тора. Иртәнме, көндезме – күңел кайсысына тайпыла – шул китапны укый башлыйм. Әгәр дә аудио яздыру өчен вакыт уңай икән (ишегалдында тавыш-тын юк, күршеләрдән беркем дә ремонт ясамый), ул вакытта компьютерны кабызам да, эшкә тотынам. Көннәр төрле килгән сыман, минем кулыма да китаплар төрлечә килеп керә, шуңа систематик рәвештә берәр китапны алып, аны баштан ахырына хәтле көн арты көн яздыра алмыйм.

–Тавышландыру сыйфаты бик яхшы. Аны ничек башкарасыз, өйдәме?

– Бөтен нәрсәне өйдә компьютерда яздырам, Audacity програмы белән. Шуның белән төзәтәм дә. Микрофон гади, өстәлдә утырып тора торган, үзе озын гына. Хан заманында алынган бер нәрсә, әмма сыйфаты бик әйбәт. Минем “тавышландыру” сүзе урынына күбрәк “аудио яздыру/ясау” дип әйтәсе килә. “Тавышландыру” ул "озвучка"ның турыдан-туры, калька тәрҗемәсе. Сүзлекләрдә, бигрәк тә совет заманында, рус теленә мөкиббән булган чакта төзелгәннәрендә, бик күп калькалар шул. Бәлки, кинога карата ул туры киләдер дә, әмма элек, мәсәлән, “тасмага яздыру”, “магнитофонга яздыру” дип әйтәләр иде. Алай булгач, ник “аудиоязма ясау”, “аудио яздыру” синонимнарын кулланмаска?

– Эшегез белән кызыксыну зурмы? Кешеләрдән рәхмәт сүзләре буламы?

– Аудиокитапларны туган телебез белән кызыксынган кеше эзләп таба. Кызыксынмаган кеше үтеп китә. Аудионы ясау турында сораучылар әлегә булмады, мин ул турыда уйламагач, болай да эш күп булгач, миңа тынычлап эшләргә бирәләр. Эш чыннан да иксез-чиксез.

Рәхмәт сүзләрен аудиоязма астында укып була. Беренче рәхмәтне күргәч күңелем тулды, ул рәхмәт әйтүчегә үзем дә эчтән мең рәхмәт теләп калдым. Сәхифәмә язылучылар аз булса да, “алтын бәләкәй дип әзсенмә, бәясе зурдан дип шөкер ит” дигәндәй, сәхифәмә кергән, тыңлаган, укыган hәрбер кешегә рәхмәтлемен. Исәнлек-саулык барысына да. Эшләре уңышлы барып, Аллаh гел күңел түрләрендә булсын.

Кызыксыну уңаеннан, яз көннәрендә, “юкка, заяга булмас микән бөтенесе дә” дигән уй туган иде. Шул вакыт Гаяз Исхакыйның шундый кызыклы сүзләрен тапкан идем: “Имештер, күп кенә кеше, бүген алмагач утыртып, иртәгесен бакчасына кәрзин тотып чыга да... Ә алма юк! Шулчак алар, кәефләре китеп, бөтен өметләрен җуеп, бакчаларына борылып та карамаенча, аннан ваз кичәләр hәм ул өлкәдә эшләвен туктаталар. Шулай берәр яңа hәм әлегә кыен тоелган эшне башлап та, тиз арада уңышны көтеп, аңа ирешмәү – шул ук алмагачтан бер көн эчендә уңыш таләп итү белән бер. Бер көн түгел, бер ел эчендә дә алмагач уңыш бирми! 2-3 ел аны ихластан карап торсаң гына, ул сине җимешләре белән куандырачак. Эш тә шулай. Бер көн, бер ел эчендә зур уңыш көтү җитди нәрсә өчен бик аз вакыт ул.”

Шуңа күрә мин дә, барысына шөкер итеп, үз уңаема гына, акрын булса да, алга атлавымны дәвам итәм.

“Татарча аудиоәсәрләр күптән булырга тиеш иде инде”

Эльза Нәбиуллина

Эльза Нәбиуллина

Түбән Камада татар телен укыткан Эльза Нәбиуллина да татар аудиокитапларына ихтияҗ зур дигән фикердә. Ул Азатлыкка түбәндәгеләрне әйтте:

“Татар телле аудиокитаплар булдыру бүгенге көндә бик актуаль. Аудиокитаплар дөньякүләм киң таралганда, аудиоәсәрләр күптән булырга тиеш иде инде. Дөрес, безнең бу юнәлештә берничә проект бар, ләкин яздырылган китаплар, нигездә, кече яшьтәге балалар өчен, әсәрләрнең төрле жанрда булуы кирәк. Һәм татарча аудиокитап татар әдәбияты гына дигән сүз түгел ул.

Татарча аудиокитаплар татар теле дәресләре өчен нык файдалы булыр иде, әлегә мин төрле аудиоязмаларны гына кулланам (нигездә, хәбәрләр). Аудиокитапларны татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен җиңеләйтелгән текст белән, күнегүләр белән эшләп була.
Мәктәптә укучыларга аудиокитапны гадәти китапка альтернатива буларак тәкъдим итүгә мин каршы, кәгазь китапны укытуның аерым нәтиҗәләре, максатлары да башка, ә менә юлда, транспортта барганда, физик эш эшләгәндә аудиокитаплар файдалы булыр, дип саныйм”, дип белдерде Азатлыкка Эльза Нәбиуллина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG