Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Эчке эшләр министрлыгының 110 мең хезмәткәре эшсез калды


2012 елның 15 сентябрендә эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре Мәскәүдә

2012 елның 15 сентябрендә эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре Мәскәүдә

Кыскартулар махсус көчләр (спецназ), эчке гаскәрләр һәм Кырымдагы көчләргә кагылмый.

Русия президенты Владимир Путин бүгеннән Эчке эшләр министрлыгының 110 мең кешесен эштән алырга дигән фәрман чыгарды. Рәсми интернет сәхифәсендә чыккан мәгълүматкә караганда, эчке эшләр органнарында бер миллион хезмәткәрш калырга тиеш.

Бюджет акчаларының кимүе сәбәпле хөкүмәт эчке эшләр идарәсен финанслауны 10% киметергә дигән карар кабул итте. Министр урынбасары Игорь Зубов, кыскартулар махсус көчләр (спецназ), эчке гаскәрләр һәм Кырымдагы көчләргә кагылмый дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG