Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төнге бүреләр" Казан Изге ана иконасының 10 еллыгында катнашачак


“Төнге бүреләр” төркеме һәм "Братья во Христе" христиан мотоклубы Казан изге ана иконасын Казанга кайтуның 10 еллыгына багышланган тәре йөрешен озатып барачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат үзәге.

Дини чаралар 18 – 21 июль Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Линоногорски, Чистай калаларында үтәчәк.

Православ оешмаларда, хәрәкәтләрдә торучы яшьләр һәр шәһәрдә тәре йөрешен каршылап торырга тиеш. Һәр туктаган җирдә догалар кылу, йөрешләр оештыру, дини темаларга сөйләшүләр оештыру планлаштырылган.

"Төнге бүреләр"нең лидеры "Хирург" кушаматлы Александр Залдостанов Русия президенты Владимир Путин тарафдары. Ул Путинны русларның ватанпәрвары, православияне яклаучы һәм үзенең дусты дип саный.

Путин "Төнге бүреләр"нең чараларында берничә тапкыр катнашты.

XS
SM
MD
LG