Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран белән ирешелгән килешү күп нәрсәне үзгәртә ала


Венада Иран белән атом килешүенә ирешкән алты илнең тышкы эшләр министрлары
Венада Иран белән атом килешүенә ирешкән алты илнең тышкы эшләр министрлары

Венада Иран белән төзелгән атом килешүе нәтиҗәсендә Русия икътисадына яңа көчле орым булырга мөмкин. Тәһранга чикләүләр кимегәч нефть һәм газ бәясе нык тагын да төшәр дип көтелә.

14 июльдә Венада Иран белән ирешелгән тарихи килешү нигезендә, атом төше эшчәнлеген чикләүче Тәһранга карата халыкара чикләүләрне акрынлап бетерү мөмкинлеге ачыла. Әмма дөньяның алты дәүләте белән Иран арасында төзелгән бу килешү, Тәһранның изоляциядән чыгуыннан тыш, башка юнәлешләргә дә нык тәэсир итәчәк. Ул, шулай ук, Якын Көнчыгышта яңа кораллану ярышын, Иранның үзендә сәяси реформаларны башлап җибәрергә мөмкин булса, дөнья базарында нефть һәм газ тәкъдименең кисәк артуына китереп Русиянең энергетик куәтен дә нык кына көчсезләндерер дип көтелә.

Яңа энергия уеннары

Бик зур энергия байлыкларына ия булган Иран, халыкара чикләүләр сәбәпле, аларны тулысынча файдалана алмый килде. Чикләүләр алынганнан соң, Тәһран үз энергия чыганакларын дөнья базарына күпләп чыгара башлаячак, илдәге нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү өчен читтән инвестицияләр агылачак.

Дөньядагы иң зур расланган нефть ятмалары Иранда. Анда инде расланган 157 миллиард мичкә нефть һәм 34 триллион шакмак метр табигый газ бар. Бу ике категориядә дә Иран Русиядән алдарак тора.

Бу байлыкларның дөнья базарына чыгуы Тәһранның янчыкларын калынайтып кына калмаячак, ә Европаның Русия газына бәйлелеген дә нык кына киметәчәк.

Европа берлегендә кулланылган газның 27 проценты Русиянең дәүләт контролендәге Газпром ширкәтеннән алына һәм аның зур өлеше Украинадагы үткәргеч торбалар аша килә.

Шулай ук, Иран нефтенең дөнья базарына чыгуы болай да узган көздә ике мәртәбә арзанайган нефть бәясен нык кына төшерә ала. Нефть керемнәре кимү сәбәпле, бик авыр хәлдә калган Русия икътисадын яңа зур орым көтә дигән сүз.

Украинаның көнчыгышындагы сугышта катнашучы Русияне авызлыклау өчен икътисади чикләүләр керткән АКШ һәм Европа берлеге өчен бу үзгәреш бик файдалы булачак.

Тотрыксызландыру факторы?

Иранның көчәюе факторы атом килешүенә шик белән караучылар арасында борчылуга сәбәп булды. Алар Тәһран чикләүләр беткәннән соң киләчәк акчаларны Якын Көнчыгыштагы болай да тотрыксыз булган хәлне тагын да начарайтуга юнәлтергә мөмкин дип кисәтә.

Чикләүләрнең йомшартылуы Иранга чит илләрдә туңдырылган 100 миллиард доллардан артык нефть акчасын кайтарып алу мөмкинлеген ача. Белгечләр, шулай ук, Иранның 420 миллиард долларлык икътисады елына 5-8 процентка үсә башларга мөмкин дип фаразлый.

АКШ дәүләт департаменты вәкиле Иранның чикләүләр кимегәннән соң артачак акчаларның бер өлешен төбәкне тотрыксызландыруга тоту мөмкинлеген аңлавын белдерде.

Моһсин Милани
Моһсин Милани

Көньяк Флорида университетының Стратегик һәм дипломатик тикшеренүләр үзәге башкарма мөдире Моһсин Милани исә бу килешү Иран белән Көнбатыш арасында бәйләнешләрне яхшыртып Якын Көнчыгышта киеренкелекнең кимүенә китерә ала дип исәпли.

Заманында АКШ дәүләт департаментында чикләүләр сәясәте баш координатор урынбасары һәм Дәүләт иминлек шурасының Иран бүлеге мөдире булып эшләгән Ричард Нефью да Тәһранның чикләүләр киметелүдән килгән акчаларны төбәктәге амбицияләрен гамәлгә ашыру өчен кулланачак дип куркытулар артык күпертелгән ди. Аның фикеренчә, Иран җитәкчеләре илнең икътисады авыр хәлдә булуын, инвестицияләрнең кирәклеген аңлый һәм Сүрия президенты Бәшәр Әссадка яки төбәктәге башка көчләргә ярдәм итүне икенче планга куя.

Беректәшлекләрнең үзгәрүе

АКШның Тәһран белән килешүгә омтылуы Вашингтонның күптәнге беректәшлекләре саналган, сөнниләр өстенлек иткән гарәп илләрен дә кузгатып җибәрде. Сөнниләр АКШ чигенә башлый, шыгый Иранның авызлыкларын салдыра дип борчыла. Фарсы култыгындагы гарәп дәүләтләре инде үзләренең халыкара беректәшлекләрен төрлеләндерү кирәклеге турында сүз алып бара башлады.

Сами әл-Фарадж
Сами әл-Фарадж

Июнь аенда Фарсы култыгындагы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлек шурасындагы Күвәйт иминлек киңәшчесе Сами әл-Фарадж Reuters агентлыгына: "Обама Иран белән мөнәсәбәтләрне торгызган АКШ президенты буларак истә калырга җыена. Әмма ул төбәктәге күптәнге беректәшләрне югалткан АКШ президенты буларак та истә калырга мөмкин", диде.

Әл-Фарадж әйтүенчә, Согуд Гарәбстанын, Күвәйтне, Баһрейн, Катар, Берләшкән гарәп әмирлекләрен һәм Оманны үз эченә алган бу оешма "көч балансын саклап калу өчен Русия, Франция, яки Төркия һәм Пакстан кебек төбәктәге башка илләр белән беректәшлек мөмкинлеген дә карый".

Согудләр, Мәскәүнең Сүрия президенты Әссадны яклавына ачулы булуларына карамастан, Русиягә 10 миллиард доллар инвестицияләү турында килешүләрен игълан итте.

Согудләр шулай ук Франция белән дә якынаерга тырыша. Июнь ахырында Рияд белән Париж Согуд Гарәбстанында тыныч максатларда эшләячәк ике атом реакторы төзү мөмкинлеген өйрәнә башлады.

Якын Көнчыгышта кораллану ярышы

Согуд Гарәбстанында төзеләчәк атом реакторларының бары тыныч максатта гына яшләячәге белдерелсә дә, Иран белән килешү нәтиҗәсендә Рияд уранны Тәһран баеткан дәрәҗәдә баету мөмкинлегенә ирешергә тырышачак дигән сүзләр дә күп булды соңгы айларда. Шулай итеп, Тәһран белән килешү төбәктә атом кораллары ярышын башлап җибәрергә мөмкин дигән борчылулар да бар.

Май аенда бер гарәп иленең җитәкчесе New York Timesка: "Иранга үз мөмкинлекләрен саклап калу һәм тикшеренүләрен көчәйтү рөхсәт ителгәндә без кул кушырып тик кенә утыра алмыйбыз", дип белдерде.

Турки әл-Файзал
Турки әл-Файзал

Согуд патша гаиләсе вәкиле, элекке күзләү министры шаһзадә Турки әл-Файзал быел Би-Би-Сига интервьюда Якын Көнчыгыштагы башка илләрнең дә шуңа омтылачагын аңлатып, "әгәр Иран уранны нинди дә булса дәрәҗәдә баету мөмкинлегенә ия була икән, мондый мөмкинлек сораучылар бары Согуд Гарәбстаны белән генә чикләнмәячәк", диде.

Әмма Көнчыгыш Флорида университеты профессоры Милани фикеренчә, бу янауларның максаты – Иранны мөмкин кадәр чигенергә мәҗбүр итү өчен Көнбатышка басым ясау гына, һәм шул ук согудләр мондый адымга баруның илгә бик кыйбатка төшәчәген, үз дошманнарының бик нык артачагын аңларга тиешләр.

XS
SM
MD
LG