Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев: Украина көнчыгышында вазгыять яңадан катлаулана


Украин хәрбиләре
Украин хәрбиләре

Узган тәүлектә сепаратистлар Украина хәрбиләренең сызыкларына кимендә 100 тапкыр ут ачкан.

Украина хәрбиләре Донбасстагы вазгыятьнең катлаулануын әйтә. Узган тәүлектә сепаратистлар украин хәрбиләре сызыкларына кимендә 100 тапкыр ут ачкан.

Украина көнчыгышында махсус операция матбугат хезмәте мәгълүматларына күрә, сепаратистлар артиллерия, миномет һәм реактив система һәм танкалардан аткан.

Киев, Донецки юнәлешендәге Авдеевка, Опытный, Водяной, Песок, Кирово, Новгородски, Луһански тирәсендәге украин хәрбиләре сызыклары утка тотылган, дип белдерә. Луһански Станицасы юнәлешендә сепаратистлар Новотошковски, Крымски, Трехизбенкидагы украин сызыкларына ут ачкан.

Чәршәмбе төнендә украин хәрбиләре сепаратистларның Опытное авылы янындагы һөҗүмен кире каккан.

Үзбилгеләнгән, янәсе, “Донецки халык республикасы” хакимиятләре украин хәрбиләре Һорловканы артиллерия һәм танклардан утка тотты дип белдерә. Һәлак булучылар һәм яраланучылар турында мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG