Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:04

Путин Дума сайлавын 2016 елның көзенә күчерү турындагы канунны имзалады


Русия Думасы депутатлары, Мәскәү 2012 ел.

Русия Думасы депутатлары, Мәскәү 2012 ел.

Канун нигезендә сайлау 2016 елның 4 декабреннән 18 сентябрьгә күчерелә.

Русия президенты Владимир Путин Дума сайлавын 2016 елның көзенә күчерү турындагы канунны имзалады. Әлеге канун нигезендә 102нче мәддәгә "Думаның җиденче чакырылышын сайлау 2016 елда сентябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә" дигән җөмлә өстәлә. Яңа сайланган депутатлар аннан соң 30 көн эчендә беренче утырышларына җыелырга тиеш була.

5нче мәддә белән киләсе сайлау элекке парламентның мөтдәте беткән айның өченче якшәмбесендә үткәрелүе билгеләнә. Шулай итеп 2016 елдан соң узачак сайлаулар сентябрь аенда үткәреләчәк. ​

Депутатларның бу канунга мөнәсәбәте төрле. Коммунистлар аңа каршы чыккан иде. Гомум алганда парламенттагы төрле фирка вәкилләре, вакытыннан алда сайлау үткәрү оппозициядәге фиркаләргә файдалы түгел, бары "Бердәм Русия", ЛДПР һәм "Гадел Русия"гә җайлы булачак, дип белдереп килде.

XS
SM
MD
LG