Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:15

Сәидә Мөхәммәтҗанова: "Һәр татарның милли моң белән танылу мөмкинлеге бар"


Русиядәге "Тавыш" ("Голос") проекты лауреаты Сәидә Мөхәммәтҗанова хәзер Татарстандагы күп кенә мәдәни, милли-дини мәҗлесләрнең мөхтәрәм кунагы. "Беренче каналда татарча җырлаудан яңа тормыш башланды", ди ул быелгы вакыйгаларын барлап. Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм аның гаиләсе белән махсус язма әзерләдек.

Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың иҗат юлы әлегә кыска булса да, Русиядәге “Тавыш” (“Голос”) проектында татарча җырлап финалга үткәннән соң зур вакыйгалар, күңелле хатирәләр көннән-көн өстәлеп килә. Рамазан аенда гына да кайларда катнашуын карый китсәк, ярты битлек язма чыгачак. Аның белән ярты еллап аралашу дәверендә әти-әнисе тәрбиясе, үз тырышлыгы нәтиҗәсендә югары үрләр яуларга балачактан ук әзерләнеп үсүен белдек.

“Казанда тудым, биш яшьтән “Ак калфак” фольклор ансамблендә жырлый башладым: бәетләр, мөнәҗәтләр башкара идем”, дип балачак хатирәләрен барлады ул. Аннан русиякүләм “Тавыш” (“Голос”) проектында катнашу тарихын кыскача тагын бер кат искә төшереп үттек. Бу хакта Сәидә белән Азатлыкта язма да чыкты. Ул вакытта Мөхәммәтҗановлар гаиләсе “Тавыш”ка килгән 10000 гаризадан сайлап алынган 500 бала арасында Сәидә дә булуга ышанмыйлар, шаярталардыр дигән хис били аларны. Шулай да бәхетле очракны гаилә кулдан ычкындырмады. Сәидә татар халкының “Су буйлап” дигән җырын башкарып “Тавыш. Балалар” (“Голос. Дети”) проектының финалына кадәр үтте. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр аның актив, иҗади, сәяхәтле, сәфәрле тормышы башлана.

"Татар яһүдиләрдән үрнәк алсын иде"

Сәидәнең әтисе Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов кызын татар-мөселман буларак өч нигездә тәрбияләргә тырышуын сөйләде: “Мөэмин-мөселман итеп, туган телен, сәнгатен, әдәбиятын һәм Татарстан, Русия тарихын белүче, хөрмәтләүче буларак тәрбиялибез. Кызыбызның Ходай биргән табигый тембрын сакларга тырышабыз. “Тавыш. Балалар” проектының сәхнәсенә чыгар алдыннан, кием сайлау этабында да, милләтеңне күрсәтүгә бәйле сорау туды. Нинди кием кияргә? Проект кагыйдәләре нигезендә этник костюм кию тыелган, мәсәлән, Украинада ул рөхсәт ителгән, ә кызыбыз милли җыр башкара. Берникадәр тырышлык куйганнан, соң үз дигәнебезгә ирештек. Күпмедер булса да, Сәидәнең өс киемен миллиләштердек: муенында милли орнаментлар белән яулык уралды, ә аякларында – читек”, ди әти кеше.

Айрат хәзрәттән безнең белән аралашканда да татарлыкны күтәрик, милләтнең матурлыгын-йөзен күрсәтик дигән фикер белән яшәвен аңлатты: “Татар халкы бердәм һәм ярдәмле булсын өчен яһүдиләрдән үрнәк алсын иде. Яһүди үссә, башка кардәшләрен дә үз артыннан тарта. Татар кардәшебез дә калкып чыгып, үзе шикеллеләрне батырмаса, әлбәттә, без дә бик зур, көчле халык булыр идек. Бар дөньяга танылыр идек. Мисал өчен, Свердлау өлкәсендә шундый сүз йөри: өч татар бергә җыелса, дүрт үзәк килеп чыга. Кызганыч ки, бу чыннан да шулай. Бу безнең авыру. Милли идея, милли лидер туып, халкыбызны берләштерсә, калкытса, бу, әлбәттә, бер үсеш булыр иде.

Кызыбызның иҗатын да “Тавыш. Балалар” проектында катнашканчы ук республикада белделәр, интернетта Русия телевидениесендә яңгыраган шул ук җырларын тыңлап булды. Әмма ул вакытта андый ук шауламадылар, Мәскәү каналы күрсәтеп күтәргәч, Татарстан, татарлар тагын да зурлап, дәүләт җитәкчеләре дәрәҗәсендә игътибар бирелә башлады”, ди Сәидәнең әтисе. Ничек кенә булмасын, кызына тавыш биргән, аңа рухи ярдәмен күрсәткән һәркемгә рәхмәтле ул.

Без исә билгеле яшь җырчыдан бүгенге яңалыклары, Рамазан аен ничек үткәрүе, яңа җырлары хакында тулырак белергә теләп әңгәмә корып алдык.

Сәидә, бу сорау тапталган булса да, соңгы яртыеллыкта көндәлек тормышыңдагы зур үзгәрешләреңне, яңалыкларыңны, уңышларыңны беләсебез килә? Чөнки Азатлык радиосында синең турында чыккан беренче язма зур кызыксыну уяткан иде.

– Алар бик күп! “Тавыш. Балалар” проектында финалга чыгу минем өчен бер дә көтелмәгән хәл булды! Бик шатландым! Минем өчен тавыш биргән һәр кешегә бик зур рәхмәт. Аларның тавышлары ярдәмендә без авыру балаларга да ярдәм итә алдык.

Әлеге проекттан соң бик еш төрле урыннарга, дөньяның төрле почмакларына чыгыш ясарга чакыралар. Ярты ел эчендә шактый гына хәйрия концертларында катнаштым, Дәүләт ансамбле һәм Татарстан президенты белән Төркиядә булып кайттым. Май аенда, республика данын яклап, "Дельфийские игры" халыкара бәйгесендә катнаштым. Анда татар халык җырын башкарып икенче урын алдым.

“Тавыш”та катнашканчы cиңа шундый һәрьяклы игътибар бар идеме?

– Игътибар бар иде, тик моның кадәр зур түгел. Беренче каналның аудиториясе зур, шуңа да күпләр күрде. Аннан соң бу эпопея башланды.

Бу синең эчке халәтеңә тәэсир иттеме? Беренче вакытларда журналистлардан каушап калмадыңмы?

– Журналистлардан каушамадым. Миңа интервьюлар бирү бик ошый. Әле бу миңа уңай да тәэсир итте, туган телем шомарды.

Ураза тоттыңмы? Тотсаң, авыр түгел идеме? Рамазан аенда бары тик Татарстанда гына булдыңмы?

– Тоттым, тик һәр көнне түгел. Әлегә бераз авыр. 17, 18 июньдә Мәскәүдә булган идем. Анда Рамазан чатырын ачу узды. Рамазан аена багышланган яңа җыр башкардым, шулай ук иске репетуардан берничәне җырладым.

Яңалары ниндиләр? Соңгы арада нәшидләрне еш башкарасың ахрысы?

– Яңа татарча җырга аранжировка ясарга заказ бирдек. Шулай ук Махер Зейн репетуарындагы берничә гарәп җырын башкарырга өйрәндем.

Бигрәк тә татар җырлары аша сине чит илләрдәге, ерак төбәкләрдәге татарлар да таный башлады. Сине милләтнең, татарның бренды дип әйтеп буламы әле?

– Бу сорауга мин җавап бирә алмам кебек, моны милләттәшләр үзләре әйтер. Күптән түгел Кыргызстан башкаласы Бишкәктә оештырылган зур ифтарда катнаштым. Анда татар диаспорасы минем килгәнне белеп, кунакка чакырдылар. Бик күңелле булды. Икенче көнгә, Әнвәр абый гаиләсе һәм дуслары белән безне тауларга алып барды. Анда шундый матур. Күңелле ял иттек, фотосурәткә төштек. Аларга үз концерт җыентыгымны бүләк иттем. Мине зурлап кабул иткәннәре өчен рәхмәт яусын үзләренә!

Режиссер Александр Макаровның "Бүләк" (“Подарок”) фильмына нинди өлеш керттең?

– Ул фильмда Энже Әхмәтҗанова белән роль башкардык. Энҗе төп рольдә булды. Бик оста уйнады, афәрин! Әлеге фильмның презентациясе 3 июльдә узды. Сезгә дә бу фильмны карарга киңәш итәм.

Татарлар синең күзаллавыңда нинди халык?

– Татарлар көчле халык. Аларның һәркайсы милли җыр, милли моң белән үз-үзләрен таныта ала. Бары тик тырышлык кирәк.

Дөньякүләм казаныш табу теләге белән янасыңмы?

– Бик шат булыр идем чит илләргә чакырсалар. Анда башка милләтләрне татар халык җырлары белән таныштырыр идем!

Синең кебек зур уңышларга ирешергә теләгән кешеләргә нинди киңәш бирәсең?

– Әти әйтә иде: “Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга кирәк”, дип. Батыр булыгыз, вокал ягыннан да зур тырышлык куеп, тавышыгызны көчәйтегез! Теләге булган кеше Ходай ярдәме белән морадына ирешә ала!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG