Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә җирле үзидарәне юк итү тренды бара"


Евгений Ройзман
Евгений Ройзман

Екатеринбур мэры Евгений Ройзман шәһәр башлыгы вазифасын бетерү тырышлыгын хакимиятләрнең кала халкына карата хөрмәтсезлеге дип атады.

Свердлау өлкәсе канунчыгару шурасы "Екатеринбур шәһәр башлыгы" вазифасын бетерү өчен тырышлыгын дәвам итә. Әлегә өлкә парламенты карарына губернатор Евгений Куйвашев вето салды.

Екатеринбур мэры Евгений Ройзман шәһәр башлыгы булудан туктаса да шәһәр думасы рәисе булып калачак. Ройзман үзе бу хәлләрне шәһәр белән өлкә арасындагы икътисади һәм сәяси каршылыклар белән бәйли. Аның сүзләренә караганда, губернатор итеп Куйвашев куелганнан бирле каршылыклар арткан.

Азатлыкның урыс редакциясенә әңгәмәдә Ройзман хакимиятләр "шәһәр халкына карата хөрмәтсезлек" күрсәтә дип, "Русиядә җирле үзидарәне юк итү тренды бара​", дип белдерде. Свердлау өлкәсе хакимияте өлкәдә "үз вертикален" төзергә тырыша.

Екатеринбур башлыгы бу вазифаның бетерелә алмавын, чөнки бу гамәлнең федераль канунны бозу булачагын әйтте. Түрәләр "гади юридик әйберләрне" белми, дип өстәде ул.

"Гражданская платформа" фиркасеннән сайлауга чыккан Ройзман 2013 елда шәһәр башлыгы итеп сайланды. Өлкә губернаторы Куйвашев "Бердәм Русия" намзәте Силинаны яклый иде. Мэр канун, аек акыл һәм халык арасында популяр булуы белән шәһәр башлыгы вазифасында калачагына ышана.

XS
SM
MD
LG