Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия министры яулык бәйләү татарларга хас традиция түгел дип саный


Анатолий Чушкин
Анатолий Чушкин

Мордовия милләтләр эшләре министры мөселман кызларының мәктәптә яулык бәйләп йөрүен дин белән бәйле түгел, ә чит илләрдән кергән идеологиягә иярү дип саный. Ул татарларда яулыктан йөрү традициясе юклыгын әйтә.

Мордовиядә милләтара һәм динара проблемнарны төбәктәге татар-мөселманнар гына чыгара икән. Мордовия милли сәясәт эшләре министры Анатолий Чушкинның төбәк мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсеннән соң шундый нәтиҗәгә киләсең. Мордовиядә мөселман укучыларының яулык бәйләп йөрүе төбәктә зур проблемга әйләнде һәм республикадагы “Согласие. Порядок. Созидание” шигарен тормышка ашыру өчен ничек тә әлеге проблемны юк итү максатын куйганнар.

Димәк, кызлар яулыкларын салса, бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителәчәк булып чыга. Җитмәсә, министр фикеренчә, яулыктан йөрү һич кенә дә дингә бәйле түгел, ә чит илдән кергән идеологиягә иярү генә икән. Хатыны Казан татары булган Чушкин сүзләренчә, мөслимәләрнең капланып йөрүе, ирләрнең сакал җибәрү “модасы” Русия татарларына хас традиция түгел.

Димәк, Мордовия хөкүмәтенең мәктәптә баш киемнән йөрүне тыйган карарыннан соң, мөслимә кызларның яулыктан йөрү өчен көрәшүләре, мәктәптә төрле психологик басымнарга түзүләре, укытучыларның җәберләнүләреннән елап кайтулары, хәтта Татарстанга күченеп китәргә риза булулары иманнарына бәйле түгел булып чыга. Телим – бәйлим, телим – салам.

Ләйсән Баляеваны үзе укыган мәктәптә 10нчы сыйныфка алырга теләмиләр
Ләйсән Баляеваны үзе укыган мәктәптә 10нчы сыйныфка алырга теләмиләр

Чушкин татар укучылары арасында милләт белән динне бутаучылар артуын әйтә. “Кайбер мәктәптә татар балалары үз милләте турында мөселман дип җавап бирә. Әлбәттә, башкалар кебек үк, татарлар да үз милли үзенчәлеген саклап калырга хокуклы, әмма аны читтән кергән мәдәнияткә алмаштырырга ярамый. Чөнки хәзер Русия татарлары традицияләренә ят булган чит ил элементлары кертелә. Без беренче чиратта Русия кануннарына нигезләнергә тиеш. Җәмәгать урыннарында Конституция нигезендә яшәп, өйдә шәригатьчә калу мөмкин түгел. Шуңа без татарлар арасында аңлату эшләренә игътибарны арттырырга җыенабыз. Кызганыч ки, кайбер кешеләрнең күзаллавына идеология сеңгән ”, ди ул.

Чушкин, ханымнарның капланып йөрүләре үз ихтыярларында булса, дәүләт оешмасында белем алучы мәктәп укучыларының хәле башка дип саный. Аның фикеренчә, уку йортында федераль хакимият, җирле мәгариф министрлыгы күрсәтмәләре истә тотылырга тиеш. “Һәм монда эш яулыкта да түгел, ә дин белән бәйле булмаган идеологиядә. Беркем дә дин тотучыларның хокукларын кысарга җыенмый, инде моңа бәйле берничә мәхкәмә утырышы да узды. Әлеге мәхкәмәләрдә республика карарларының федераль канунга туры килүе әйтелде. Шуңа, монда хокук бозу турында сүз була алмый”, диде ул.

Димәк, милли һәм дини проблемнарны җайларга тиеш булган министр яулык бәйләүне чит илдән кергән михнәткә кайтарып калдырырга тырыша. Һәм министрның татарларга бу хакта аңлату эшләре алып барылачак диюеннән киләчәктә татар мөселманнарга “акыл өйрәтү” артачагын чамаларга була.

XS
SM
MD
LG