Accessibility links

Башкортстаннан тагын бер егет хәрби хезмәттә һәлак булды


Омскида һәлак булган 5 хәрби Башкортстанда җирләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:51 0:00

Омскида казарма җимерелүдән һәлак булганнарның бишесе Башкортстанга алып кайтып җирләнгән көнне хезмәткә Нефтекамскидан алынган тагын бер хәрбинең Екатеринбурда үлүе мәгълүм булды.

Русия кораллы көчләренә Башкортстаннан алынган тагын бер хәрбинең һәлак булуы ачыкланды. Фаҗига июнь азакларында булса да, ул хакта бүген генә хәбәр ителде. LifeNews язуынча, Нефтекамскидан хезмәткә чакырылган Артемның мәетен аның хезмәттәшләре ПТС-4 бронетранспортерына асылынган хәлдә тапканнар. Егетнең үлеме сәбәпләре турында мәгълүмат әлегә юк. Артем Екатеринбурдагы 32нче хәрби бүлектә 7 июньдә ант иткән. Гаилә әгъзалары Артемның хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре киеренке булган, аны мыскыл итеп үтергәннәр дип саный.

Омскида һәлак булган Башкортстан егетләре бүген туган якларына алып кайтып җирләнде. Мәрхүмнәрне саклану министрлыгының махсус очкычында цинк табутларда Уфа һава аланына алып кайттылар. Аларны республиканың хәрби комиссары, егетләрне кораллы көчләргә җибәрергә фатиха биргән Анатолий Балтинский каршы алды. Һава аланын хәрби инспекция, юл хәрәкәте иминлеге хезмәте, ашыгыч медицина ярдәме машиналары уратып алган иде. Фидан Мәмлиев Чакмагышка, Ранис Алтынбаев белән Рөстәм Шәйхетдинов Салават районына, Рөстәм Юмагулов Сибайга, Вадим Нәфыков Белоретка алып кайтып җирләнде.

Егетләр турында үткән заманда беркем дә сөйли алмый. Аларның үлеменә беркем дә ышанмый. Тыныч вакытта бу мәгънәсез үлемне ата-аналар аңлый алмый һәм аңларга да теләми. Башкортстан җитәкчелеге кайгы кичергән гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Канун нигезендә аларга 2 миллион 337 мең сум иминият акчасы һәм бер тапкыр бирелә торган өч миллион сумлык пособие каралган. Моннан тыш һәлак булган хәрбиләрнең аналарына 50, аталарына 55 яшьтән пенсиягә чыгу мөмкинлеге булачак.

Омскидагы казада яраланган тагын өч Башкортстан егете әле хастаханәдә дәвалана.

XS
SM
MD
LG