Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөслимәләр ифтарда сөенеч-борчулары белән уртаклашты


Казанда мөслимәләр ифтарда сөенеч-борчуларын уртаклашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

14 июльдә Казанның Кабан арты мәчетендәге "Рамазан чатыры" проекты кысаларында мөселман хатын-кызлар ифтары узды.

Бу көнне Кабан арты мәчетендәге мөслимәләр ифтарына 200ләп татар-мөселман хатын-кыз активистлары чакырылган иде. Араларында радио-телевидениедә, башка мәгълүмат чараларында эшләүчеләр, элекке Казан мэры кызы, “Йөрәктән-йөрәккә” хәйрия вакыфы башлыгы Тереза Камалова, “Мөслимә” мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина, галимә Резедә Сафиуллина һәм башка билгеле гүзәл затлар күренде.

Махсус кунак буларак русиякүләм “Тавыш.Балалар” проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да әнисе Зилә ханым белән ифтарда катнашып Леонард Коэнның Hallelujah җырын башкарды.

“Данлы һәм шанлы татар халкының дәрәҗәсен алып барырлык балалар тәрбияли алырбызмы без? Укырга кирәк, белем алырга! Коръән укып, аны анализлый белергә. Әлбәттә, бу очракта сезнең арадан минем ишеләр генә түгел, тагын да камилрәк кешеләр үсеп чыгар. Безгә әле минем кебекләр бик кирәк”, диде мәҗлестәгеләргә “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина.

Галимә Резедә Сафиуллина игътибарны татар халкының бүгенге халәтенә юнәлтергә тырышты, сөенечле-көенечле уй-фикерләре белән уртаклашты.

“Аллаһка шөкер, без монда татарча сөйләшәбез. Күпмедер вакыт элек моны да тоемлау мөмкин түгел иде. Димәк, хәлләр алай ук аяныч түгел. Киләчәк бар әле. Русчаны, туган телне беләбез, гарәп телен үзләштерәбез. Без әби-бабаларыбыз кебек үк укымышлы, зыялы халык булырга тиеш, әлбәттә. Шуңа да белем алу, тырышу кирәк”, диде Резедә Сафиуллина.

Бу кичтә һәр сөйләүчене җылы каршыладылар, бигрәк тә элекке Казан мэры Камил Исхаковның кызы, “Йөрәктән-йөрәккә” хәйрия вакыфы башлыгы Тереза Камалованы (тугыз бала анасы, сигезен тәрбиягә алган) үзгә игътибар белән тыңладылар. Ул Аллаһка рәхмәт сүзләрен әйтеп, тормыш тәҗрибәсен искә алып үтте. Үзенә асрамага ятим балаларны алу турындагы чыгышы һәр килгән кешенең күңеленә үтеп керде кебек. Шул рәвешле ул ятим сабыйларны әти-әниле итүнең уңай мисалы буларак сөйләнде.

“Ходай рәхмәте белән тугыз ел элек ятимнәр йортыннан бала алдым. Бу минем Аллаһы тәгаләгә, халыкка хезмәтем, бурычым. Моның белән генә туктамадым, шулай итеп янә берничә баланы тәрбиягә алдым. Авыр чакта Ходай колы булуымны искә алам да, янә торып басам!”, диде Тереза Камалова. Ул мәҗлестә үзен бик тыйнак тотты, алып баручы Сөмбел Вәлиди сүз биргәч кенә сөйләде, күп вакыт башын аска иелгән килеш тотты. Мондагы күпчелек мөселман хатын-кызлар кебек ул да мөслимә образын алган иде.

“Ихлас, мәгънәле, хисле, эшлекле кичә булды. Искиткеч! Аллаһ Рамазанның гына бүләге итеп бирә торган бәрәкәт. Мондый очрашуда булып, рухи яктан тулыланып кайтмаган кеше булмагандыр, мөгаен. Йөрәкләргә ачкыч таба алган гүзәл, җитез, оста мөселман туташ-ханымнар Аллаһ Раббыбыз рәхмәтендә яшәтсен!”, дип язды икенче көнне интернетта дини журналист Ләйсирә Фазлыева.

Әлеге чараны Кабан арты мәчете, Татарстанның диния нәзарәте, республика хөкүмәте һәм Казан мэриясе оештырды.

XS
SM
MD
LG