Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Казан тиз йөрешле юлы турында референдум уздыру тәкъдим ителә


Аккош күле урманнары юк ителергә мөмкин
Аккош күле урманнары юк ителергә мөмкин

Эсперанто урамының исемен алыштыру һәм Урицкий паркында борынгы агачларны кисү кебек җәнҗалларны булдырмас өчен активистлар хакимиятләрне халык фикере белән исәпләшергә чакыра.

Казандагы Эсперанто урамын яклаучы активистларның берсе Леонид Иванов электрон петицияләр, ачык хатлар басыла торган change.org сәхифәсендә референдум үткәрү башлангычын күтәреп чыккан һәм бик тиз арада шактый фикердәш барлыгын ачыклаган.

Иванов Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл үтәчәк маршрутларны сайлау мөмкинлеген тавышка куярга кирәк дип белдерә.

Аерым алганда, ул һәм аның башлангычын яклаучылар әлеге зур проектны шәһәр үзәгеннән түгел, ә Казан читеннән үткәрүне тәкъдим итә.

Бу, активислар фикеренчә, Аккош күле урманнарын киселүдән саклап калырга, шәһәр яны инфраструктурасын үстерергә ярдәм итәргә тиеш.

Әлеге башлангычны яклаучылар, аерым чыгымнардан саклану өчен референдумны муниципаль дәрәҗәдә, президент сайлау да үтә торган, бердәм сайлау көнендә – 13 сентябрьдә уздырырга була ди.

Әлеге мөрәҗәгать тирәсендә Facebook челтәрендә дә фикер алышу бара. Анда катнашучыларның берсе, блогер Әскәр Гәрәев: “Мин Казан-Мәскәү юлына каршы түгел, киресенчә, ике куллап хуплыйм, мин бары тик Швейцариядәге кебек һәр бәхәсле мәсьәләнең тавыш бирү аша хәл ителүен теләр идем. Бәлкем, кайчан булса да, Татария – Русиядәге Швейцария, дигән әйтем актуаль булыр!” дип яза.

Әлеге мөрәҗәгатьне әлегә 97 кеше имзалаган.

Бу елның февраль аенда Русия рәсмиләре ил казнасыннан 5 миллиард сум бүленүе турында белдергән иде. Ул вакытта читтән инвестицияләр җәлеп итү кирәклеге хакында әйтелде.

Март аенда Кытай рәсми вәкилләре Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимер юл төзелешенә 300 миллиард сум инвестиция кертергә теләве хакында белдергән иде. Бу юл Кытай тормышка ашыра торган "Ефәк юлы" концепциясенең бер өлеше булырга тиеш.

2013 елда җәмәгать тыңлауларында активистлар Казан-Мәскәү тиз йөрешле юлының маршрутлары табигатькә зур зыян китерәчәгенә игътибарнны юнәлтергә тырышты. Кайсы маршрут сайлануы хакында рәсми игълан ителмәсә дә, төзелеш өчен җаваплы оешмалар, белгечләр эшне Аккош күле аша уза торган юлдан башларга эзерләнә.

XS
SM
MD
LG