Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театрларга кем бәя бирергә тиеш?


Әлмәт татар драма театры. "Балакай" спектакленнән күренеш
Әлмәт татар драма театры. "Балакай" спектакленнән күренеш

Татарстанның "Театрлар кануны" әзерләнә. Театр әһелләре канунда эшчәнлеккә бәя бирүне гадел иткән юллар да булырга тиеш ди. Республикада тәнкыйтьчеләрнең бик аз булуын да белдерә алар.

Татарстанда "Театрлар кануны" әзерләнә. Канунга театрлар эшчәнлегенә бәя биргәндә бу бәяне ачык һәм гадел итү турында маддә дә кертергә телиләр. Театр эшчәнлегенә бәяне гадел итеп буламы? Бу хакта ИЯЛИ хезмәткәре, сәнгать белгече Рауза Солтанова, Әлмәт театры мөдире Фәридә Исмәгыйлева һәм режиссеры Ильяс Гәрәев, Чаллыдагы рус драма театрының баш рәссаме Елена Сорочайкина белән сөйләштек. Алар июнь ахырында Чехия башкаласы Прагада үткән Prazske Quadriennale театр фестиваленә килгән иде.

– Театрга кем бәя бирергә тиеш? Грант бүлеп югарыда утырган түрәләрме, кул чаба торган халыкмы, йә булмаса, тәнкыйтьчеләрме?

Ильяс Гәрәев: Бу канун өлгесенә финанс мәсьәләләре, административ әйберләр бик күп итеп кертелгән, әмма иҗади ягы каралмаган. Бу канун өлгесен һәр театрга биреп укыттылар. Үз фикерләребезне дә белдердек. Бәлки, үзгәреш тә кертерләр, әйтә алмыйм. Театрга иҗади үсештән чыгып бәя бирергә кирәк дип исәплим мин.

– Бәяләү күрсәткечләре нинди булырга тиеш соң? Һәр театр бит үзенчә үсешкә һәм иҗатка омтыла. Һәр режиссер, һәр артист мин үз эшемә иҗади якын киләм ди.

Ильяс Гәрәев
Ильяс Гәрәев

Ильяс Гәрәев: Камал театры республикада барыбыз өчен дә иң алдынгы һәм үрнәк театр. Без, Әлмәт театры бик күп халыкара һәм Русия күләмендәге фестивальләрдә катнашабыз. Бу фестиальгә бару өчен бәйге аша үтәбез, димәк, тиккә генә безне чакырмыйлар. Димәк, безнең спектакльләр фестивальләрдә катнашырлык дәрәҗәдә. Канунда бу ягы да каралырга тиеш, минемчә.

– Сез фестивальләргә баруыгызны мәдәният министрлыгы белән килештерәсезме?

Фәридә Исмәгыйлева: Әлбәттә! Мәдәният министрлыгы белән килештергәч, бәйге аша үтәбез. Гадәттә йөздән артык театр фестивальләрдә катнашу теләге белдерә, әмма аның 15ләбе генә кабул ителә.

Театрга кретерийлар, бәя бирү дигәннән, ул һәрвакыт иң авыр эш. Без, монда утырган кешеләр, моңа (бу канунга) бик борчылабыз, чыннан да. Бәя биргәндә, барыбер, ниндидер хилафлык булыр инде ул. Гадел бәяләнербез дип уйламыйм. Бу канунда да ниндидер ялгышлар китәр, аннары аңа ниндидер төзәтмәләр дә кертелер дип уйлыйм. Театр дигән четрекле мәсьәләдә бу бигрәк тә шулай.

Әгәр бәя биргәндә административ яктан якын килсәләр, мисал өчен, синең залың тулымы, тамашачың 120%мы, финансың арттырып үтәлгәнме, синең өстән шикаятьләр юкмы һәм башкалар, бу кретирийларны чиксез итеп куярга була.

Безнең Татарстанда тетар белгечләренең коллегиясе бар. Алар һәр елны яз көне безнең нинди әсәрләр иҗат итүебезне килеп карыйлар. Роза ханым монда утыра, мин бу сүзләрне аңа карап та әйтәм, республикада театр белгечләренә бай дип әйтә алмыйм. Менә бу ягы әзрәк йөрәкне тырный. Без белгечләргә ышанабыз, алар театрның үткәнен, бүгенгесен белә, киләчәген күзаллый. Нияз Игъламов кебек театр белгечебез бар безнең, без аларга ышанып карыйбыз. Аларның биргән бәясе безнең өчен иң зур бәя булып тора.

Халыкның кул чабуына килсәк, кул чабулар бар, кычкырып көлүләр бар, тәгәрәп көлүләр бар. Әмма кемнән көләбез, нәрсәдән көләбез, бу ягын да уйлау кирәк. Гафу итегез, мәгънәсез көлүләр дә бар. Театр халыкка ошады дип кенә әйтсәк, бу иң гадел бәя-кретерий түгел.

Сүз дә юк, бик катлаулы спектакльләргә тамашачы 100% булып та килмәс, бәлки ул 30%кына килер. Әмма ул аерым, үзгә бер зәвыкълы тамашачы бит. Аннары яшьләрнең спектакльгә йөрү-йөрмәве, алга таба тамашачының үсү-үсмәве - боларның барсы да бергә тупланганда гына критерийлар, бәяләмә барлыкка киләчәк.

Елена Сорочайкина
Елена Сорочайкина

Елена Сорочайкина: Мин нык уйга баттым әле. Ә хөкемдарлар кемнәр соң? Республикада тетарларга бәя бирелгәндә, алар күп түгел, бармак белән генә санарлык. Бәяләүчеләр театрларны белә һәм аларның бу театрлар белән шәхси мөнәсәбәтләре дә бар. Ул мөнәсәбәтләр конфликтлы, шул ук вакытта бик дустанә дә булырга мөмкин, әмма элемтәләр элемтә булып кала. Бәя биргәндә шәхси мөнәсәбәтләр дә килеп кушыла.

Мин бу кешеләр ничек теге йә бу театр белән бәйләнмәгән булсын өчен нәрсә эшләргә мөмкин дип уйланам. Имтиханнарны искә төшерсәк, кемнең эше икәнлеге күрсәтелмәгән, тикшерүче алдына 100 эш куела һәм ул бәяли, бик гадел килеп чыга. Бу театрларның эшен аларны белми торган кеше карасынмы? Миңа калса, бәяләү шәхси мөнәсәбәт ләр белән дә нык бәйләнгән.

Рауза Солтанова: Бу бик тә четрекле мәсьәлә. Сәнгатьтә, гомумән, шулай булырга тиеш дигән критерий дигән әйбер дә юк. Һәрбер заманның үз критериясе дип әйтер идем мин.

– Ни өчен критерий булмасын ди, бар бит ул. Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясендә фәлән хәтле халык җыйган, керем фәлән хәтле булган дигән сүзләрне ишеткәнем бар.

Ильяс Гәрәев: Карар кабул ителгәч, ул критерий була инде.

Рауза Солтанова
Рауза Солтанова

Рауза Солтанова: Берәр рәссам рәсем ясагач, ул бөтен кешегә дә ошамаса да, бу әле критерий булмаска да мөмкин. Авангард, эксперименталь спектакль куелса, күккә ашкан бер өр-яңа әйбер килеп чыга икән, аны кабул итмәскә мөмкиннәр, әмма аңа карап кына бу спектакль барып чыкмады дип әйтергә тиеш түгелбез.

Бу канун нинди максат белән кабул ителә? Иң беренче чиратта менә шул сорау туа. Минем аңлавымча, бу канун театрларга бәя бирү өчен, аларның нинди сыйфаттагы тауар җитештерүләре турында түгел бу канун, миңа калса. Бу канун дәүләт тарафыннан театрларны ничек яклау, йә булмаса якламау, алар иҗат иткән әйбергә дәүләтнең мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеге турында. Тагын бер ягы, театр шедевр куйды, әмма аны халыкка күрсәтә алмый, чөнки алар аны гади генә дискка да яза алмый. Миңа калса, бу канун әнә шул яктан, күбрәк театрга ярдәм итү турында булырга тиеш. Бу канун театрларның кулына суга, яңагына чаба торган, бу абзыйның фикере шундый, бу белгечкә, йә булмаса президентка ошады-ошамады кебек булырга тиеш түгел.

– Татарстанда бер тарафка да карамаган, гыйлемле театр белгечләре җитәрлекме? Булмаса, аларны каян алырга? Әдәбият белгече Азат Әхмәдуллин Азатлыкка әңгәмәдә Татарстанда театр белгечләре бик аз дигән иде.

Фәридә Исмәгыйлева
Фәридә Исмәгыйлева

Фәридә Исмәгыйлева: Укытырга һәм яшьтән үк аларны тетарга әзерләргә кирәк. Безнең шәһәребездә театрның эченә керергә тырышучы журналистлар бар. Белгечләрне журналистлар арасыннан әзерләргә була. Яшьләрне бу өлкәгә тартып, алар арасыннан да әзерләп була. Бездә бу ягы, ни кызганыч, юк әле. Берәмтекләп эзләү кирәк. Петербурда икән Петербурда, йә булмаса башка җирдә укытырга мөмкин. Нигә ул эшләнми, мин бу ягын белмим.

Рауза Солтанова: Сәнгать белгечләренә килгәндә, ул Русиянең бөтен төбәкләрендә дә иң зур проблем булып тора. Татарстанда азмы-күпме бу юнәлештә эшлиләр. Чуашлар, марилар, башкортлар белән дә аралашабыз. Аларның берсендә дә бу темага (театрда тәнкыть) хәтта сөйләшү дә юк.

Тәнкыйть дигән сүз - ул тәнкыйть кенә түгел. Аңа театрны карагач үз фикереңне әйтә белү дә керә. Театрның асылын белгән, аны аңлаган кеше генә тәнкыйтьче була ала. Ул журналист та, гади халык арасыннан берәү дә булырга мөмкин. Бездә бит күбесе бу сәхнәдә болай йөрде, аның тавышы болай иде дип бәяләргә ярата. Күп кенә профессорлар да әнә шулай гына булырга тиеш дип белдерә. Аларны тыңлагач, театрны, сәнгатьне барсы да аңлый кебек тоела башлый. Русиядә аш пешерүче дә сәясәтче була алган кебек, хәзер безнең театрны бөтенесе дә аңлый, белә кебек тоела.

Сәнгать белгече беркайчан да үз фикерен әйтергә ашыкмый, биш ел, бер ел, ике ай да үтәргә мөмкин. Бәлки, кайбер әсәрләргә карата 15 ел үткәч кенә бу шулай булган икән дип әйтә алырбыз. Болай, тегеләй дип мөһер сугып әйтү кешеләрнең язмышына, театрның асылына хилафлык та китерергә мөмкин. Һәр әйтелгән сүз ул бик нык уйланган булырга тиеш.

Тәнкыйтьтә аргумент иң мөһиме әйбер булырга тиеш. Без аралашып торабыз, күргәзмәләрдә бөтенесе дә бик матур дип әйтә, чыккач икенче төрле фикер туа, чөнки ул башка вазгыятьтә башкача уйлый башлый.

Елена Сорочайкина: Театр тәнкыйтьчеләрен һичшиксез әзерләү кирәк, бу безнең республикада театр сәнгатенең үсеше дигән сүз. Бу хакта мәдәният министрлыгы уйланырга тиеш. Рәссам, режиссер белгечләрен дә үстерү кирәк. Ут куючылар гомумән җитешми. Бер генә театрда да ут куя белән белгечләр юк. Барлык белгечләр дә зур бер берлек булып тора. Әгәр тәнкыйтьчеләр генә җитешми дип аларны әзерли башласак, бер аяк белән генә аксамый башлыйбыз, ә безнең кырык аяк бар, калган 39ы һаман да аксый булып чыга.

Ильяс Гәрәев: Тәнкыйтьчеләр аз дибез, Пушкин әйтмешли, һәр театрның үз-үзенә алла да һәм хөкемдар да буласы килә. Тәнкыйтьчеләрне без яратып та бетермибез, хәзер килеп менә дигән спектакльләрне бетереп аталар дип куркып та калабыз.

– Алай да, тәнкыйть кирәкме соң?

Ильяс Гәрәев: Тәнкыйть кирәк!

XS
SM
MD
LG