Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яңа митрополиты мәктәпләрдә “Православ мәдәнияте нигезләрен” укытуны тели


Татарстанның яңа митрополититы Феофан
Татарстанның яңа митрополититы Феофан

Татарстанга билгеләнгән яңа митрополит Феофан, Сембердә вазифасыннан китү алдыннан үткәргән матбугат очрашуында яңа урында алдында торган иң мөһим мәсьәләләрне атады.

"Минемчә, яңа эш урынында да, православ мәдәнияте нигезләре, ислам мәдәнияте нигезләре һәм башка дин нигезләре белән бергә мәктәпләрдә укытылырга тиеш", диде ул Сембердәге матбугат очашуында.

Ул Сембердәге эшенә нәтиҗә ясаганда, төбәктә эшләгән бер ел эчендә "Православие мәдәнияте нигезләре" фәнен сайлаган укучыларның санын 20 дән 50 процентка арттыра алуын әйтте.

Яңа митрополит Татарстадагы эшен киләсе дүшәмбедән башларга җыена. Феофан үзе әйткәнчә, башта ул ныклап вазгыятне өйрәнеп, күзгә күренмәгән агымарны ачыклап, шуннан соң гына керешәчәк.

Татарстанга билгеләнүне ул, гомер буена туплаган эш тәҗрибәсен бу төбәктә куллану кирәклеге белән аңлаткан.

Феофан моңарчы Израил, Африка, Якын Көнчыгышта, Русиянең Кавказ төбәкләрендә, төрле дин вәкилләре яшәгән илләрдә эшләгән булган.

Татарстанның элекке митрополиты Анастасий моңарчы Феофан эшләгән Сембер өлкәсендә православлар башлыгы булачак. Бу үзгәреш турында 13 июль көнне Рус православ чиркәвенең Югары Синоды утырышыннан соң билгеле булды.

Татарстанда "Православ мәдәнияте нигезләре" һәм "Ислам мәдәните нигезләре" фәннәре әлегә укытылмый. Аның урынына этика яки дөнья диннәре турында дөньяви рухтагы фәннәр укытыла.

XS
SM
MD
LG