Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Сабантуена килгән җырчы Артур Туктагуловны машина бәргән


"Далан" төркеме солисты Артур Туктагулов
"Далан" төркеме солисты Артур Туктагулов

Мәскәү Сабантуена дип килгән Башкортстанның "Далан" төркеме солисты Артур Туктагуловны урамда машина бәргән.

Туктагулов Сабантуйда катнашу өчен 15 июльдә Мәскәүгә очкыч белән килә. 16 июль көнне Мәскәүдә яшәүче дусты, оператор егет белән Сахаров урамын яшел ут янганда чыкканда, алар янында ике машина бәрелеп, берсе юл аша чыгучыларны да җәрәхәтли. Артурга, аның дустына һәм мәскәүле бер кызга зыян килә.

Артур Азатлыкка үзенең Мәскәүдәге 5нче хастаханәдә ятуын белдерде. Аның кулы чыккан булган, табиблар аны урнына утырткан. "Аякка баса алмыйм, аягыма да зыян килгән", ди Артур. Калган икәүнең "хәлләре авыррак, кай җирләредер сынган аларның" дип тә өстәде ул.

Туктагулов Мәскәү Сабантуенда катнашу икеле дип белдерә. Ул Уфага кире кайту билетын 19 июльгә алган булган.

XS
SM
MD
LG