Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

"Нугай"дагы Тукай залында татар җәмәгатьчелегенә урын булырмы?


Казанның Бауман урамында "Нугай" кунакханәсе белән бергә Тукай залы да рәсми ачылды. Татар оешмалары бу залда үзләренең чараларын үткәрә алырмы?

Элек Матбугат йорты булган бинада "Нугай" кунакханәсе июнь ахырында беренче кунаклар кабул иткән иде, 16 июльдә аны һәм Тукай залын рәсми ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында Тукай клубы, Матбугат йорты, андагы татар китап кибете һәм аны кире кайтару кирәк дип аһ орган татар җәмәгатьчелеге, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре түгел, ә түрә-кара, хакимияткә якын булганнар гына катнашты.

Чарага Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул озак кына татарча сөйләп, сүзен русча йомгаклаган. Тукай залын ачканда шигырь укыган Камал театры артисты Фәнис Җиһанша сүзләренчә, Миңнеханов Казанга килгән туристларны татар сәнгате, мәдәнияте, әдәбиятына бәйле урыннар белән таныштырганда бу залга алып керергә һәм залны тагын ничегрәк кулланып булуны уйлап бетерергә кушкан.

Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов

Фәнис Җиһанша үзе бу залның киләчәктә ниндидер җыелышлар, очрашулар үткәрү өчен бик матур урын икәнен әйтә.

"Нугай" кунакханәсенең идарәсе – "Баумандагы матбугат йорты" ачык акционерлык җәмгыяте. Аның мөдире Виталий Большаков Азатлыкка киләчәктә Татарстан китап нәшрияты һәм Татарстан язучылар берлегенең бөтен чаралары өчен дә Тукай залының ишекләре ачык булачак һәм алар аны акча түләмичә генә үткәрәчәк дип белдерде.

Нәшрият һәм берлекнең Тукай залындагы беренче зур чарасын 22 июльгә билгеләгәннәр. Ул социаль әһәмияткә ия әдәбият булдыру турында сөйләшүгә багышланачак һәм Тукай залына берлек җитәкчелеге белән нәшриятның редакция шурасы җыелачак.

Фәнис Җиһанша

Фәнис Җиһанша

Азатлык бүген татар иҗтимагый оешмалары, бигрәк тә яшьләрнең үз чараларын аренда түләп төрле кафеларда, клубларда үткәрүен Большаковка җиткерде. Алга таба бу иҗтимагый оешмалар язучылар берлеге фатихасы белән үз чараларын Тукай залында үткәрә аламы дип тә сорады.

"Һәр очракны аерым караячакбыз. Без бөтен нәрсә дә акчага барып төртелергә тиеш түгел икәнлеген аңлыйбыз. Шул ук вакытта һәр көнне бушка чаралар да үткәрә алмыйбыз. Бу коммерцияле проект, без бинаның чыгымнарын капларга тиеш. Аерым бер кешеләр һәм, шулай ук, яшьләр форумы үз чараларын үткәрә алсын өчен, аерым бер көннәр таба алырбыз дип уйлыйм", ди Большаков.

Иң беренче чиратта, Большаков сүзләренчә, Тукай залы конференцияләр өчен булачак. "Без монда чаралар үткәрергә теләгәннәрнең барсыннан да үтенечләр кабул итәчәкбез", ди ул. Бу залга аудио, телевидение, берничә телгә тәрҗемә итү җиһазлары да куелган.

Тукай залында язучыларның, шагыйрьләрнең рәсемнәре

Тукай залында язучыларның, шагыйрьләрнең рәсемнәре

Большаков бина төзекләндерелгәндә бу залда элекке Тукай клубы рухын саклап калу өчен тырышканнарын әйтә. "Төзекләндерүчеләргә һәм реставраторларга алдан ук бу зал сакланып калырга тиеш дигән бурыч куелды. Булдыра алганча, бизәкләрне, колонналарны саклап калырга тырыштык. Узган гасырның 30нчы елларында ничек булган, шул рухны бирергә омтылдык", ди ул.

Тукай залына алты рәсем эленгән. Бинаны төзекләндерүче һәм кулланучы әлеге оешма башта Татарстан язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, диварларда кемнәрнең рәсемнәрен күрергә теләр идегез дип сораган. Рәссам Эдуард Мәүлетов Кол Гали, Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин рәсемнәрен аерым һәм шулай ук күренекле татар язучыларын бергәләп тә ясаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG