Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җәмәгатьчелеге яңа митрополитның православие таратуны көчәйтүен фаразлый


Татарстанга яңа митрополит билгеләнүен рус милли хәрәкәте вәкилләре шатланып каршыласа да, татар җәмәгатьчелеге арасында бу яңалыкны шөбһәләнеп һәм сагаеп каршыйлаучылар да бар. Шул ук вакытта, аның кебек тәҗрибәле җитәкче каршылыкка бармас дип көтәләр.

Казан епархиясенең элекке башлыгы Анастасийны җирле хакимиятләр рәхмәтләр әйтеп озатты. Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов аның эшчәнлеген бик югары бәяләп, рухи-әхлакый кыймәтләрне саклау, динара татулыкны саклауга керткән өлеше өчен элекке митрополитка Татарстан орденын тапшырды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә Анастасийга рәсми мөрәҗәгатьтә рәхмәтләрен белдергән иде. Шул ук вакытта Дәүләт Шурасы рәисе яңа митрополитны сәламләп ясаган мөрәҗәгатендә яңа җитәкче Татарстандагы православие яшәешенең уңай тәҗрибәсен дәвам иттерер дип өметләнүен белдерә.

Әмма Сембердән әле Татарстанга килгәнче ук, Феофанның, бу төбәктә дә, башкасында да "Православ мәдәнияте нигезләре" укытылырга тиеш дигән белдерүе килеп иреште. Суриядән Чечнягә кадәр мөселман илләр һәм төбәкләрдә эшләү тәҗрибәсе булган тәҗрибәле, абруйлы митрополитның Татарстанга китерелү артында нинди сәяәсәт ятырга мөмкин? Бу сорауга җавапны милли җәмәгатьчелек вәкилләре, активистлар һәм галимнәр җавап бирә.

Язучы, милли хәрәкәт ветераны Фәүзия Бәйрәмова:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Матбугатка караганда, митрополит Феофан күп җирләрдә эшләгән. Юкка гына андый кешене Татарстанга күчермәгәннәр. Элеккесе безнең дингә хәер-хак, теләктәш иде, тавыш куптармады, рус шовинистлары котырганда алар белән бер рәткә басмады, татарлар белән дә, мөселманнар белән дә уртак тел табарга тырышты.

Монсы да шунда ук кисәккә тотынмас, ниндидер кискен үзгәрешләргә бармас. Ул бик нечкә генә итеп, үзенең урыслашыру, христианлаштыру сәясәтен алып барачак дип уйлыйм. Мәскәү күзлегеннән караганда, тегесеннән бу эш булмады. Ул эшләп бетермәгәнне эшләргә яңасын җибәрделәр, минемчә. Ул мәктәпләргә православ динен кертергә бик тырышачак, телевидениегә чыгачак, зыялылар белән очрашачак дип уйлый. Митрополит Феофан, беренче чираттта, рус шовинистлары, хәрәктләре белән уртак тел табып, кулга-кул тотынышып, Татарстанда яңадан чукындыру сезонын башларлар дигән шомлы уйлар бар күңелдә .

“Новая газета” журналисты Ирек Мортазин:

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Анастасий атаның вазифадан алынуы гәҗәп түгел. Аның моңарчы эштән алынмавы шаккатыра. Казан епархиясен һомосексуал мөнәсәбәтләр мәсьәләсендәге гаугалардан арындырырга кирәк иде.

Татарстан шундый катлаулы төбәк ки, монда теләсә кемне җибәреп булмый. Монда Татарстан җитәкчелеге кире какмый торган шәхесне табу кирәк иде. Феофан мөселман илләрдә һәм төбәкләрдә эшләгән, ул гореф-гадәтләрне белә. Христианнарны да рәнҗетмичә, мөселманнарның да ачуын китермичә, православ чиркәү мәнфәгатьләрен үткәрә белә. Мин андый кеше килүен хуплыйм.

Православ динен мәктәптә укытуга карата ул белдерүләр ясый ала, әлбәттә. Аның эше шул. Әмма бездә дәүләт диннән аерылган, якшәмбе мәктәбен ачсын, анда теләгән кеше укысын, мәктәпләрдә дин укытылмады һәм укытылмаячак, һәрхәлдә, Татарстанда.

"Искәндәр сүзе" газеты хуҗасы Искәндәр Сираҗи:

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Митрополитны алмаштыру үзеннән-үзе шик уятты. Тоттылар да, Ульновскидан митрополитны китереп утырттылар. Татарстанда православ дине нигезләрен укытмыйлар иде. Бездә Русия кануннарына туры килә торган башка форманы сайлап алдылар. Һәм, миңа калса, бик дөрес эшләделәр. Әмма Феофан укытылырга тиеш дигән сүзе белән, килеп җитмәс борын, чыкты. Чечняда, мөселман илләрдә эшләгән кеше аңларга тиеш – бу мөмкин тугел. Бу бик үк акыллы сәясәтче дип уйларга җөрьәт итмим. Мөселманнар, яһудиләр һәм башкалар яшәгән җирдә бу мөмкин түгел һәм шулай булырга тиеш. Мин хакимиятне яратып язучылардан түгел, әмма бу чиратта православ динен кертмичә Татарстан дөрес эшләде дип уйлыйм.

Анастасий артык тавыш чыгара алмаса, моның - гаугаларда катнашканы юк. Татарстан һәм Башкортстанда андый дәресне кертү җиңелрәк, чөнки православ диндә саналган урыслар күп. Изге атакай бу Идел буе төбәге, монда җиңел булыр дип уйлый ахры. Миңа калса, бу эш барып чыкмый, аны акылына утыртырлар.

Мин шуннан куркам, бүген Рус православ чиркәве Татарстан һәм Башкортстанга тәре һөҗүмнәрен башлап җибәрде булса кирәк.

Галим, Русия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин:

Рафик Мөхәммәтшин
Рафик Мөхәммәтшин

Митпрополит Феофан ислам традицияләрен белә, мөселманнар күп яшәгән төбәкләрдә эшләгән, аның тәҗрибәсе бар, монда аңлашылмаучанлык юк кебек.

Православ мәдәнияте дәресләре мәсьәләсе яңа түгел. Ел башында патриарх Кирилл Татарстанда православ мәдәнияте фәне укытылмый, дип әйткән иде. Аның Татарстанга сәфәре дә берничә тапкыр кичектерелде. Митрополит Феофанның да монда килүе, бәлкем, бу проблемага бәйледер.

Мәктәпләргә дин кертү Православ чиркәвенең эше түгел, алар - дөньяви, анда укыту дәүләт һәм ата-аналар эше. Без, мөселман дине вәкилләре дә, мәктәпләрдә динне укыту кирәк дип әйтәбез. Башкача әйтә алмыйбыз. Чөнки күбрәк тарафдалар җәлеп итү өчен һәр мөнбәрне кулланырга кирәк. Әмма ләкин, бүгенге көндә сүз дөньяви мәктәпләр турында бара. Митрополит теләге белән генә мәктәптә укыту мәсьәләсендә принципиаль үзгәреш булуын көтмим.

Яңа митрополит миссионерлык эшен көчәйтер дип уйласам да, әмма ул Кавказда, мөселман төбәкләрдә эшләгән, ислам дине тарафдаларын күзаллый торган кеше, шуңа каршылыкка бармас дип уйлыйм. Казан семинариясе башлыгы да алмашынган иде. Аның активлыгы, эшчәнлеге, элеккесе белән чакыштырганда башка яссылыкта ята. Без актив хезмәттәшлек итсәк тә, каршылык чыккан юк иде әле. Яңа митрополит эшендә кытыршлыклар булырга мөмкин, әмма ул каты конфронтациягә бармас.

XS
SM
MD
LG