Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Рәфис Кашапов изоляторда үтерү белән янау булуын белдерә


Рәфис Кашапов мәхкәмә коридорында

Рәфис Кашапов мәхкәмә коридорында

Рәфис Кашаповны хөкем итүче Чаллы мәхкәмәсе хөкемдары утырышны күзәтүчеләрне куып чыгарды. Кашапов тарафдарлары моны гаепләнүчегә басым ясау, аны сындыру теләге белән аңлата.

Рәфис Кашаповка карата 16 июльгә билгеләнгән мәхкәмә утырышы үз вакытында, иртәнге сәгать 9да, милли хәрәкәт вәкилләре катнашында башланып китте. Алдагы утырыштагы кебек, монысында да шактый урын органнар кешеләренә бирелгән иде.

Әлеге утырышта беренче чиратта гаепләүче, прокуратура ягыннан булган шаһитлар тыңланды. Шаһитларга башта прокурор ханым сораулар бирде, аннан соң Рәфис Кашапов яклаучылары.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе каршында

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе каршында

Шаһит Миндубаевка прокурор ханым Рәфис Кашапов язмалары белән ничек танышуы, андагы язмаларның кайсы өлешләре белән һәм ни өчен риза булмавы, аларны экстремистик дип санавы турында сорады. Миндубаев язмаларны хәзер әлләни хәтерләмәве, шулай да аларның Кырым, Украина, Путин белән бәйле булуы, милләтара, динара дошманлык тудырырлык икәнлегенә басым ясады. Рәфис Кашапов яклаучылары “нинди милләтләр арасында низаг тууы ихтимал?” дигән сорауны куйды. Шаһит моңа “урыслар һәм татарлар, төркиләр арасында” дип җавап бирде.

Шушы фикерләрдән соң шаһиттан мәхкәмәдә күтәрелгән язмалар нигезендә кайда да булса татар белән урыс арасында сугышулар, низаглар очраклары булу-булмавы белән кызыксыналар. Шаһит низагларның булмавын белдерде. Сораулар күбәя, катлаулана башлагач, прокурор ханым шаһитның әлеге эштә чынлап торып шаһит булмавын, язмалар белән танышканда пүнәтәй буларак катнашуын искәртеп китә.

Әлеге шаһит сорауларга җаваплар биргәндә шактый бутала да башлаган иде. Шушы вакытта әллә органнар ягыннан булган, әллә Рәфис Кашапов тарафдарларыннанмы, кемнәрдер мыскыллы көлү белдерде. Хөкемдар, әгәр мондый хәл тагын бер тапкыр кабатлана икән, залны бушатуны таләп итәчәкмен, дип белдерде.

Рәфис Кашапов тарафдарлары коридорда утырырга мәҗбүр

Рәфис Кашапов тарафдарлары коридорда утырырга мәҗбүр

Прокуратура ягыннан булган икенче шаһит та (студент) сорауларга җаваплар биргәндә беркадәр буталды. Шулчак кемдер йөткереп, кемдер көлемсерәп куйды. Нәтиҗәдә, хөкемдар Дан Шәкүров сүзендә торды, мәхкәмә приставларын чакыртып, залны халыктан, шулай ук “Азатлык” хәбәрчесеннән “чистартты”. Залдан чыгарылган кешеләр мәхкәмә коридорында торганнарга кушылды һәм шушы кечкенә генә, ярымкараңгы коридорда 25-30 кеше мәхкәмә барышын, утырышның бу өлешенең тәмамлануын көтте. Шушындый вазгыятьтә без Рәфис Кашаповка теләктәш буларак төрле төбәкләрдән килүчеләрнең фикерләрен белештек.

Батырша хәзрәт шаһит буларак катнаша һәм мәхкәмә залында утырмады – канун нигезендә рөхсәт ителми. Халыкны залдан куып чыгаруга ул үз фикерен болай дип белдерде: “Минем уйлавымча, бу мәхкәмәгә танылган һәм татар халкының чын милләтпәрвәрләре килде бит инде. Монда менә Фәүзия апа Бәйрәмова, Айдар абый Хәлим һәм башкалар бар. Узган мәхкәмә утырышында да бездән алда ФСБ вәкилләре кереп ярты залга утырганнар иде. Шуңа, безнең яктан басым булмасын диптер, гаепләнүче Рәфискә йогынты, рухи көч булмасын өчен, яклап килгәннәрне куып чыгардылар, дип уйлыйм. Шушындый юллар белән дә безнең бар хокукларны бетерергә тырышалар. Рәфис Кашаповны утыртканнан соң да, мәхкәмә барышы белән танышып барырга ирек бирмиләр. Безне рухи яктан үтерергә омтылалар, дияргә кирәк”.

Айдар Хәлим (уртада) һәм Фәүзия Бәйрәмова (уңда)

Айдар Хәлим (уртада) һәм Фәүзия Бәйрәмова (уңда)

Җәмәгать эшлеклесе, язучы, Рәфис Кашаповның җәмәгать яклаучысы Айдар Хәлим: “Бу Чаллы мәхкәмәсе бу минутта Татарстан мәхкәмәсенең йөзе. Әгәр мәхкәмә залына 16 кеше сыйса, аңа сигезләп кешене кертәләр, аларның да яртысы органнар кешеләре. Бу мәхкәмә шулкадәр агрессив кылана ки, мәхкәмәгә килгән халыкны залга кертмәскә, кергәннәрен дә куып чыгару өчен барысын да эшләргә әзер. Путин турында үзенең фикерен белдергән өчен генә хөкем итү – гомумән, хурлык. Минемчә, менә әле генә хәзрәтебез әйтте, бу – Рәфисне сындыру өчен тагын бер чара. Безнең халык биш гасыр сынмаганны, Рәфис Кашапов заманында, мәхкәмә барышларында бирегә килгән халык сынмаячак, әлбәттә”.

Рәфис Кашапов тарафдарлары

Рәфис Кашапов тарафдарлары

Роберт Ярулла, Башкортстан ТИҮе идарә әгъзасы: “Бүгенге мәхкәмә барышында тамак кырган өчен халыкны куып чыгару сәбәп кенә булды. Беркем монда бер сүз дә дәшмәде, гауга да күтәрмәде. Шуңа да карамастан, казый безне куып чыгарды”.

Рәис Камалиев, Әгерҗе районыннан: “Рәфис Кашапов үз миләтен яклады. Мондый яклау җинаять була алмый. Ул бит “Әйдә, Мәскәүне бомбага тотыйк, сугышыйк”, димәде. Сталинны да кайберәүләр мактый, кемдер хурлый. Ә Путинга карата ниндидер фикерләр белдерелә икән, монда гаеп белдерерлек бернәрсә дә юк. Рәфис гаделлек кенә таләп итте.”

Зөбәйдә Хәсәнова, Уфадан: “Рәфискә теләктәшлек күрсәтергә 300 чакрым җир килдек. Шулай ук Рәфисне күптәннән беләм. Аның халкыбызны яклап әйткән сүзләре дә бар. Без үзебез дә шулай уйлыйбыз. Русия үзе басып алган халыкларны азат итәргә тиеш. Инде Африкада да кара тәнле кешеләр күптән азатлык алды. Русия үзенчә, без үзебезчә яшәргә тиеш”.

Рәфис Кашапов гаризасы

Рәфис Кашапов гаризасы

Мәхкәмә залында булган тагын бер вакыйгага тукталыйк. Узган ел ахырыннан бирле изоляторда утыручы Рәфис Кашапов биредә белдерү ясарга теләвен әйтте. Моңа рөхсәт бирелде. Рәфис Кашапов Чаллы изоляторындагы бер прапорщикның 16 июль иртәсендә “Без теләсә кайсы камерага кереп теләсә кайсыгызны үтергәнче кыйный да алабыз. Һәм шушы вакыйга өчен син (Р.Кашапов) “крайний” була аласың”, дип әйткән сүзләрен мәхкәмә залына ирештерде. Хөкемдар гаепләнүче Кашаповка сүзен дәвам итәргә ирек бирмәде. “Мондый очракта тиешле органнарга, тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм”, диде ул.

Кичке якта мәхкәмә тәмамлангач, Рәфис Кашапов әлеге янау очраклары турында прокуратурага гариза юллаган. Казый мәхкәмәнең дәвамын 10 августка билгеләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG