Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:04

Греция банклары 20 июль ачылачак


2015 елның 29 июнендә Грециянең Милли банкы банкоматына чират

2015 елның 29 июнендә Грециянең Милли банкы банкоматына чират

Өч атна эшләмәгәннән соң Греция банклары 20 июль ачылачак, әмма алардан акча алып булмаячак.

Грециядә туган финанс кризис сәбәпле өч атна элек ябылган банкларның 20 июль ачылачагы хәбәр ителде. Алардан акча алып булмаячак, акчаны банкоматлар гына бирәчәк. Финанс министры урынбасары Димитрис Мардас хәбәр итүенчә, клиентлар банкка акча сала алачак, аны бер хисаптан икенчесенә күчерә алачак, әмма ала алмаячак.

Көненә бер картадан 60 евродан күбрәк акча алып булмаячак. Мардас халыкка бу шартны үтәүне сорап мөрәҗәгать итте. Бер көн 60 евро алмаган кешенең икенче көнне банкоматтан 120 евро алу мөмкинлеге булачак дип белдерде министр урынбасары. Бу турыда тулырак рәсми мәгълүмат ял көннәре таратылачак.

Банкларның ачылуы Европа үзәк банкының Грециягә финанслауны арттырачагын игълан иткәч мөмкин булды.

XS
SM
MD
LG