Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия, Украина һәм Нидерландта "Боинг" фаҗигасен искә алалар


Австралиядә "Боинг" MH17 һәлакәте корбаннарын искә алу
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан Малайзия һава юллары ширкәтенең "Боинг" MH17 2014 елның 17 июлендә Украина өстендә бәреп төшерелде.

Австралиядә Малайзия һава юллары ширкәтенең "Боинг" MH17 очкычы фаҗигасендә һәлак булган 38 австралияленең исемнәре язылган истәлек тактасы ачылды. Канберра шәһәренең Парламент йорты каршында урнаштырылган бу һәйкәл янына очкыч фаҗигасе корбаннарының туганнары килде. Истәлек тактасын Австралия премьер-министры Тони Эбботт ачты. Һәйкәлнең нигезендә һәлакәт урыннан алып кайтылган туфрак салынган. Һәлакәтне искә алу чаралары шулай ук Нидерланд һәм Украинада үтә.

Амстердамнан Куала-Лумпурга юл тоткан очкыч бер ел элек Донецки өлкәсе өстендә бәреп төшерелде, 298 юлчы һәлак булды. Нидерланд җитәкчелегендәге тикшерү комиссиясе очкычка атылган ракета Русиядә җитештерелгән һәм аны сепаратистлар аткан дип белдерде. Русия һәм сепаратистлар үз өстенә җаваплылык алудан баш тартты.

Малайзия Берләшкән Милләтләр Оешмасына Украина өстендә бәреп төшерелгән " очкыч һәлакәтен тикшерүгә гарантия биргән резолюция өлгесен тапшырды. Малайзия тикшерүне бәйсез халыкара трибунал алып барырга тиеш дип саный. Бу тәкъдимне Австралия, Бельгия, Британия һәм Украина хуплады. Иминлек Шурасында вето хокукына ия булган Русия башта тикшерү тәмамланырга диеш дип саный.

Малайзиянең "Боинг" очкычында һәлак булган корбаннарның АКШтагы туганнары үзбилгеләнгән Донецки халык республикасының элекке "саклану министры" Игорь Гиркинны, аның тәхәллүсе Стрелков, мәхкәмәгә бирде.

XS
SM
MD
LG