Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Казан активистлары Эсперанто теле көнендә урам җыенын уздырырга рөхсәт сорады


Эсперанто теле көне дөньяда 26 июль билгеләнә.

Казандагы Эсперанто урамын Нурсолтан Назарбаев исеме белән атауга каршы булучылар 26 июль көнне дөньяда Халыкара эсперанто көне билгеләнгәндә урам җыены уздыруга рөхсәт сорап шәһәрнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итте. Активистлар Казан үзәгендәге алты урынның берсен тәкъдим иткән.

26 июнь Казан башкарма комитеты карары белән Казанның Эсперанто урамы Нурсолтан Назарбаев урамы дип үзгәртелде. Урамда яшәүчеләр һәм активистлар хакимиятләрнең аларның фикеренә битарафлыгына ризасызлык белдерде.

Халыкара эсперанто көне 1887 елдан бирле ел саен 26 июль билгеләнә. Шул көнне телне булдырган галим Людвиг Заменгоф беренче дәреслекне чыгарды. Казандагы эсперанто белгечләре 25 июльдән 1 августка кадәр Франциянең Лилль шәһәрендә барган Халыкара эсперанто конгрессы белән дә видео элемтәгә чыгарга җыена. Активистларның Казанда Эсперанто урамының бетүе инде Конгресска хәбәр ителгән. Казаннарга Бразилия һәм Финляндия белгечләре теләктәшлек белдергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG